Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөбьязда сәнгать мәктәбе яңартылды

Заманында район үзәге булган Дөбьяз авылында сәнгать бинасы моңарчы да бар иде үзе. Биектаудагы Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе филиалы дигән ялтыравыклы исемен йөртсә дә, бинасы бик үк ялты...

Заманында район үзәге булган Дөбьяз авылында сәнгать бинасы моңарчы да бар иде үзе. Биектаудагы Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе филиалы дигән ялтыравыклы исемен йөртсә дә, бинасы бик үк ялтырамый иде шул: моннан 38 ел элек – 1984 елда төзелгән бина ничек ялтырасын инде, ди?!   Соңгы  тапкыр уздырылган ремонт дигәненә дә  инде 12 ел вакыт узган. Һәм менә, ниһаять, Дөбьяз сәнгать мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясарга җиң сызганып алынырга булганнар. Бердәм көч тау күчерә диюләре хак икән шул. Эшне тиз тоттылар. Һәм, ниһаять, быелгы җәйгә аяк баскан көннәрдә Дөбьязда капиталь ремонттан соң сәнгать мәктәбе ачылды. Ул тышкы һәм эчке яктан гына үзгәртелеп калмаган, әле аның әйләнә-тирәсе дә тәртипкә китерелгән. Ачык һавада сәхнә төзеп куелган. Хәзер инде концертлар шушында узачак. Бу мәктәпкә яңа сулыш өрү  16 миллион сумга төшкән. Быел Дөбьяз сәнгать мәктәбендә вокал, хореография, баян һәм фортепиано – барысы дүрт белгечлек буенча 80 бала белем ала. Аларга алты укытучы сәнгать дөньясы нечкәлекләренә төшендерә.. Педагоглар һәм укучылар якты, яңа класс бүлмәләре, заманча җиһазлар барлыкка килүгә сөенеп туя алмый.  
– Хыялыбыз чынга ашты! Мәктәбебездә хәзер сәнгатькә битараф булмаган балалар җырларга, биергә һәм фортепианода, баянда уйнарга өйрәнә алсыннар өчен, кирәкле бөтен нәрсә дә бар, – дип, сөенече белән уртаклаша Дөбьяздагы сәнгать мәктәбе җитәкчесе  Елена Сибгатуллина.
Дөбьязда сәнгать мәктәбе ачылу уңаеннан бәйрәм оештырылды. Балалар республика, Бөтенроссия конкурсларында җиңү китергән иң яхшы җырларын башкарды.

Таһир САБИРҖАНОВ


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ