Логотип Магариф уку
Цитата:

Ел ахырына кадәр Татарстан музейлары бушлай кабул итә

 Татарстанның 10 музее ел ахырына кадәр балаларны бушлай кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы. Балигъ булмаганнар белән бергә мәдәни учреждениеләргә бер өлкән кеше керә ала. Акция...

 Татарстанның 10 музее ел ахырына кадәр балаларны бушлай кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы. Балигъ булмаганнар белән бергә мәдәни учреждениеләргә бер өлкән кеше керә ала. Акция 15 нче ноябрьдә башланып китте һәм 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар Казан Кремле музейларына, ТР Милли музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына, Биләр һәм Болгар дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыкларына, Галия Кайбицкая исемендәге музейга, Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеена, ТР Актаныш районы туган якны өйрәнү музеена һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына бушлай керә ала.

Фәния Лотфуллина 


Фото: Денис Гордийко 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ