Логотип Магариф уку
Цитата:

«ФДББС буенча иң яхшы дәрес – 2022» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Мәгълүм булганча,  «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсы «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган иҗади бәйгеләр арасында укытучыларыбыз арасында иң популярлардан санала. Юкка гына ул инде 2018 е...

Мәгълүм булганча,  «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсы «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган иҗади бәйгеләр арасында укытучыларыбыз арасында иң популярлардан санала. Юкка гына ул инде 2018 елдан бирле уздырылып киленми. Димәк, быел инде аның бишенче  елы үткәрелүе иде. Быел ул 1 февральдән 1 октябрьгә кадәр барды. Барысы 74 язма алынды. Бигрәк тә Актаныш, Әлки, Буа, Әгерҗе, Арча, Азнакай, Апас районнары, Казан шәһәре мөгаллимнәре аеруча актив булды. Математика, биология, химия номинацияләренә язмалар күп алынды. Мәртәбәле жюрига алар арасыннан абсолют җиңүчеләрне ачыклау шактый кыенга туры килде, бәхәсләр кузгатты. Шулай да ахырда уртак фикергә киленде. Һәм «ФДББС буенча иң яхшы дәрес – 2022» конкурсы  җиңүчеләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Әлеге конкурс йомгакларына багышланган тулырак язманы «Мәгариф» журналының декабрь саныннан укый алачаксыз.
«Биология» номинациясе буенча
Апас районы Апас урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гөлфия Камил кызы ГАБИДУЛЛИНА («Движение крови по сосудам. Пульс. Давление крови» дигән язмасы өчен).
«Физика» номинациясе буенча
Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең I квалификация категорияле физика укытучысы Илһам Солтан улы ШАКИРОВ («Кайнау процессы үзенчәлекләре» дигән язмасы өчен).
«Математика» номинациясе буенча
Арча районы Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы Ләйлә Рәүф кызы ТӨХФӘТУЛЛИНА («Әйләнә-тирәдә һәм кеше тормышында тригонометрия» дигән язмасы өчен).
«Химия» номинациясе буенча
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле химия укытучысы Гөлнара Газизулла кызы ВАХИТОВА («Профессия учителя в призме химических знаний» дигән язмасы өчен).
«Икътисад» номинациясе буенча
Казандагы 68 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсөя Әмир кызы ШӘРӘФИЕВА   («Семейный бюджет. Как его построить?» дигән язмасы өчен).
«Робототехника» номинациясе буенча
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Владимировна САНИЕВА («Приключения Matata Bota» дигән язмасы өчен).
«Информатика» номинациясе буенча
Әлки районы Яңа Салман урта мәктәбенең югары квалификация категорияле информатика укытучысы Ләйсән Фоат кызы СӘГЫЙРОВА  («Основные приемы ввода и редактирования документов» дигән язмасы өчен).
Таһир Сабирҗанов
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ