Логотип Магариф уку
Цитата:

Филармония сәхнәсендә Флюра Сөләйманованы искә алачаклар

Филармония сәхнәсендә Флюра Сөләймановага багышланган «Әниемә» дип аталган концерт булачак.

11 март көнне Филармония сәхнәсендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен гомерен татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага багышланган "Әниемә" дип аталган концерт булачак.

Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Флюра Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Әгәр исән булса, аңа 10 мартта 85 яшь тулган булыр иде.

Бу көнне халкыбызның яраткан җырчысын искә алып, аның репертуарыннан бик күп матур, яраткан җырлар яңгырыячак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге. Концертта Зәйнәп Фәрхетдинова, Вил Усманов, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Асылъяр, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Зәринә Хәсәншина, Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Алинә Гыйльметдинова, Айгөл Сагынбаева, Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Салават Шәфыйков, Булат Закировның катнашуы көтелә. Махсус кунак – Салават Фәтхетдинов.

Фото: tatar-inform.ru

6+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ