Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп”нең май саны дөнья күрде!

“Гаилә һәм мәктәп” журналы үз укучыларын үзенчәлекле, кызыклы һәм тату гаиләләр белән даими таныштырып бара.

Журналның яңа санын “Гаилә – дәүләт дигән даирә” рубрикасы башлый.  “Тукайдан бер кул аша” язмасында “Гаилә һәм мәктәп”нең баш мөхәррире Сөмбел Таишева Татарстан һәм Россиянең атказанган рәссамы, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ильяс Айдаров турында әтрафлы язма тәкъдим итә. Язмада кылкаләм остасының нәсел шәҗәрәсенә дә киң кырлы иҗатына да тулы бәя бирелгән. 

“Безнекеләр” рубрикасында исә, танылган журналистлар Кыямовлар  гаиләсе турында бәян ителгән. Редакциянең әйдәп баручы журналисты Расиха ханым Фаизова коллегасының юбилее уңаеннан әлеге гаиләнең күркәм гадәтләре турында яза. 

Май санында шулай ук, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән әңгәмә урнаштырылган. Ренат әфәнде театр сәнгате турында үзенең кызыклы фикерләре белән уртаклаша. 

“Кейтеринг: йә каласың, йә китәсең”  “ Аш-су өлкәсендә кейтринг бизнесы елдан-ел чәчәк ата, - ди автор Таңсылу Габидуллина. – Әлеге хезмәт күрсәтү сервисыннан файдаланучылар ни өчен арта?” Әлеге һәм башка сорауларга җавап “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган түгәрәк өстәлдә җавап алынды. Түгәрәк өстәлгә үз эшенең осталары җыелган иде.

Май аена аяк басуга шәһәребез урамнары, юллары бермә-бер җанланып китә. Чөнки байкерлар сезон ача. “Татар кызлары Төркиягә матайда җилдерә” мәкаләсендә журналист Мөршидә Кыямова мотоциклда йөрергә яратучы Нәргизә Шәрипова белән таныштыра. Нәргизә матайга утырып ил гизәргә ярата. Ике тәгәрмәчтә ул хәтта ерак Төркияне дә урап кайткан. “Дүрт тәгәрмәч тәнне, икесе җанны йөртә”, ди ул. 

“Ясалма зиһен акыллы ярдәмчеме, әллә куркыныч төшме?” Камил Таишев бу язмасында ясалма интеллект турында яза. Кешелек җәмгыятендә аның киләчәген  дә фаразлый. 
-    Батыр булып беркем тумый, әмма һәркем үзен арыслан йөрәкле егет итеп тәрбияли һәм Ватанын, халкын, якыннарын дошманнардан саклый ала, - ди педагог Фоат Сөнгатуллин. «Чистай батырларын барлый» язмасында журналист Альберт Сабиров ватанпәрвар  укытучы образын Фоат ага мисалында тәкъдим итә. 

“Гаилә һәм мәктәп” журналы Россия халыкларының милли традицияләре турында яза. Бу юлы Гөлназ Гайнуллина укучыларны Каравон бәйрәмен уздыру үзенчәлекләре белән таныштыра. “Каравон” ел саен май аенда Россиянең төрле төбәкләрендә бәйрәм ителә, ди журналист. 

«Җәйге ял: кем нинди лагерь сайлый» - җәй җитүгә әти-әниләрне борчыган сорауга тулы җавап. Хәзерге вакытта балалар ялын төрлечә оештырырга мөмкин. Язмада әлеге сорау буенча кайнар элемтә номеры да күрсәтелгән. 

Бала нигә симерә, яки нәрсә ул гиподинамия? Казанның танылган балалар табибы Илдус Лотфуллин бала сырхаулары, вакцина һәм сәламәт бала тәрбияләү серләре турында фикерләрен җиткерә. 

“Гаилә һәм мәктәп”нең әлеге санында «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсының җиңүчеләр исемлеге дә урнаштырылды. Моннан тыш Апанай мәчете имам-хатыйбы тарих фәннәре кандидаты Нияз Сабиров Аллаһ йортында алып барылган игелекле гамәлләре турында бәян итә. 

Ә инде гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйларга яратучыларга Зәй осталарыннан    махсус бәлеш пешерү рецепты да күңелегезгә хуш килер. 
Җәй ял итү чоры. Ял иткәндә  “Гаилә һәм мәктәп” журналы алыштыргысыз юлдашыгыз булсын!

 

Фото: Сөмбел Таишева

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ