"Гаилә һәм мәктәп календары"н сатып алырга да, почта каталогы аша яздырырырга да мөмкин!
Татар мөселман календарьлары безнең халыкта элек-электән үк бик популяр. Ә ни өчен шундый ук календарьне безнең укытучылар, ата-аналар өчен дә чыгармаска? Киләсе уку елында көтелә торган иң мөһим дата...
Татар мөселман календарьлары безнең халыкта элек-электән үк бик популяр. Ә ни өчен шундый ук календарьне безнең укытучылар, ата-аналар өчен дә чыгармаска? Киләсе уку елында көтелә торган иң мөһим даталарны күрсәтеп, “Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”тә чыккан кызыклы мәкаләләрне кертеп, уку-укыту һәм тәрбия бирү, күренекле шәхесләр турында файдалы язмаларны туплап, Календарь чыгару хыялыбыз тормышка ашты – 384 битлек календарыбыз дөнья күрде.

Кризиска үч итеп, аның бәясен дә күп итмәдек: почта аша белән яздырып алган очракта – 141,00 сум, ә редакциядән килеп алучыларга – 115,00 сум. 10 данәдән күбрәк сатып алучыларга ташламалар каралган! Календарьне редакциядән алырга теләүчеләр (843) 222-06-09, 222-06-02 телефон номерлары белән шалтыратсын яки magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru e-mail адресларына мөрәҗәгать итсен.
Ваклап һәм күпләп сатып алучылар өчен ташламалар:
- 10-50 данә алучылар өчен – 5%,
- 51-100 данә - 10% ,
- 101-500 данә - 13%,
- 500 данәдән күбрәк алучылар өчен – 15% ташлама.
“Гаилә һәм мәктәп календаре” – ата-аналар һәм укытучылар өчен нәшер ителә.
Барлыгы 384 биттән торган “Календарь”дә:
- яңа уку елының истәлекле даталары, бәйрәмнәр, юбилейлар,
- күренекле шәхесләр турында язмалар,
- уку-укыту һәм бала тәрбияләү турында файдалы мәкаләләр,
- һәр биттә - бер мәкаль,
- мәктәп темасына “сорау-җавап”лар,
- “Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналларында чыккан иң кызыклы язмалар һ.б.
P.S.: Календарьне почта бандероле итеп, наложенным платежом, җибәрә алабыз. Бу очракта өстәмә 50-60 сум түләргә туры киләчәк.
Тел. 222-06-09, e-mail: magarif@bk.ru
Комментарийлар
0
0
календарьга заказ бирэсем килэ почта аша , ничек икэнен белмим? Автор: Альбина
0
0
0
0
«Гаилә һәм мәктәп клаендаре»нә 1нче яртыеллыкта язылган идем, килмәде Автор: Гүзәл
0
0