Логотип Магариф уку
Цитата:

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан узачак чаралар

15 февральдә, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә (1906–1944), Татарстан Милли музеенда традицион Төп нөсхә көне узачак. Ел саен бу көнне Моабит дәфтәрләрен тантаналы рәвештә музей фондларыннан...

15 февральдә, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә (1906–1944), Татарстан Милли музеенда традицион Төп нөсхә көне узачак. Ел саен бу көнне Моабит дәфтәрләрен тантаналы рәвештә музей фондларыннан чыгаралар. Ә Казан халкы һәм кунаклары Җәлил нацистлар әсирлегендә язган шигырьләр җыентыгын күрү өчен уникаль мөмкинлек ала.


Уникаль кулъязма могҗизалы рәвештә сакланып калган һәм сугыштан соң гына СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944) музейда
Төп нөсхә көне буларак билгеләп үтелә: 15 февральдә генә Моабит дәфтәрләренең оригиналь кулъязмасын экспозициядә күрергә мөмкин. Төп нөсхә көне Татарстанның танылган кешеләре, мәдәният эшлеклеләре катнашында уза. Бу юлы иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы финалистлары күрсәтәчәк. 1 Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак.


Бу көнне 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр музейга керү ирекле, теләгән һәркем чакырыла.


Чара программасы:


11.30 – Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу (1 Май мәйданы)
12.00 – пианист һәм композитор Эльмир Низамов башкаруында музыкаль номер 12.10 – кунакларны сәламләү
12.25 – «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесенең финалистлары – Казан театр училищесы студентлары тарафыннан шигырьләр уку (оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге).
12.35 – чараның тантаналы өлеше. Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен чыгару. Бер минут тынлык
12.45 –Габдулла Кариева исемендәге Татар яшь тамашачы театры артистлары башкаруында «Муса. Моабит» музыкаль-әдәби композициясе


Муса Җәлилнең кызы хакындагы язманы әлеге сылтама аша укый аласыз.

Айсылу Имамиева.


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ