Логотип Магариф уку
Цитата:

Горки-Әмәт урманында «Бәхет белән ярыш»

18 декабрьдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип аталган кышкы ярыш узачак. Катнашучыларга 380 метрлы дистанцияне чаңгы, адаптацияләнгән чаналар яки тюбин...

18 декабрьдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип аталган кышкы ярыш узачак. Катнашучыларга 380 метрлы дистанцияне чаңгы, адаптацияләнгән чаналар яки тюбингларда үтәргә туры киләчәк.
Ярышка 3 яшьтән 25 яшькә кадәрге теләге булган кешеләр теркәлә ала. Һәр катнашучы медаль алачак. Гаризаларны сылтама буенча калдырырга мөмкин. 
Шулай ук казанлылар ярышларга килеп, спортчыларга көч биреп тора ала. Җанатарлар өчен кыр кухнясы эшләячәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының матбугат хезмәте. 
Ярыш Горки-Әмәт урманында узачак. Катнашучыларны теркәү – 9:30, ә ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. 
Чара «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Альпари» хәйрия фонды һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан оештырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ