Һәр кеше күңелендә кояш яши...
“Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң, укытучы бул!” – дигән бер галим.
Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез.
...Укыта торган фәннәрем бик тә кызыклы. Укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнары күптөрле. Биология, химия фәнен укыту процессында проблемалы ситуацияләр тудыру юлы белән кызыксыну уятырга, гамәли биремнәр башкарырга, дидактик уеннар оештырырга һәм башка актив формалардан файдаланырга тырышам. Еш кына дәресләремдә проблеманы хәл итүнең күмәкләп эзләү ысулын файдаланам. Химик, генетик мәсьәләләрне чишү буенча фикер алышу процессында укучыларның барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтә һәм башкаларны тыңлый, хокуклары бердәй. Үзем фикер алышуда катнашмыйм, төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Укучыларны VIII сыйныфтан ук мәсьәләләрнең шартын төзергә һәм аларны төрле темалар буенча катлаулыгына карап чишәргә өйрәткән очракта, бу балаларның фикерләү, акыл сәләтләрен үстерергә, темаларны тирәнтенрәк үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы. Өлкән сыйныфларда эшләгәнлектән, зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формасына аеруча игътибар бирәм. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне БДИ биремнәре кулланып төзим, шул рәвешле укучыларны имтихан бирергә әзерлим. Өй эшен, укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышам. Биремнәрнең төп өлешен дәрестә аңлату зарур, чөнки өйдә балага ярдәм итәрлек кеше булмаска мөмкин. Ә география фәненә кызыксыну исә, тирә-ягыбызга экскурсияләр, карталар, хәзерге заман яңа технологияләрен куллану белән уяна. Гомумән, география – бөтен өлкәне ала торган фән ул.
Белем бирүдән тыш мәктәп баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәтә. Бүгенге көн укытучысы моңа әзерме? Китап укучылар саны кимегән, “Интернет балалары” буыны үсеп килгән заманда тәрбия бирү нинди алымнар сорый? Замана укытучысы дигән төшенчә үз эченә нәрсәләрне ала? Бүгенге көндә әлеге образны бер кочак кәгазь, ноутбуктан башка күз алдына китереп тә булмый кебек, өстәвенә ул һаман каядыр ашыга, вакыт җиткерә алмый. Белем, тәрбия бирүдән тыш төрле йөкләмәләргә күмелгән укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?
Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Ул укучыларны гына өйрәтми, ә үзе дә алардан өйрәнергә сәләтле. Әгәр дә укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең фундаментын сала һәм аннан өметле укытучы чыгар дигән ышаныч бар. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.
Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, гел иҗатта, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәр кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы —куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул...
Эльмира Рәшит кызы Рәхмәтуллина, Кайбыч районы Бәрлебаш
төп мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.
Комментарийлар