Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь шагыйрьләр социаль челтәрләрдә

“Яшь шагыйрьләр авазы” (“Яңа татар шигърияте аудиоформатта”)...

 “Яшь шагыйрьләр авазы” (“Яңа татар шигърияте аудиоформатта”). Бу көннәрдә шундый проектка нокта куелды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, аларның гранты хисабына оештырылган бу зур эшнең  идея авторы һәм башкаручысы – “Татар сүзе” конкурсы лауреаты, актер һәм журналист Идел Кыямов.


 Аның әйтүенчә, яшьләр китапны кулына бик еш алмаган цифрлы технологияләр заманында аудиокитаплар әдәбиятны өйрәнүнең ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып кала. Әлеге адымның максаты да шул: аудиоформатта яздырылган шигырьләре аша яшь шагыйрьләрне киңрәк таныту, аларның тыңлаучылар даирәсен арттыру. 


Уйлап баксаң, дөрестән дә кеше бит кулга китап тотып, махсус укып ятарга вакыт та, җай да тапмаска мөмкин. Ә машинада, юл йөргәндә, ял иткәндә, ялгызлык мизгелләрендә андый әйберләр яратып тыңлана. Юлың да җиңеләя, зиһенең дә баетыла, хисеңә дә азык аласың.


 “Шул рәвешле социаль челтәрләрдә (ВКда),  яшь шагыйрьләрнең иҗатын яңгыратып, без яшь милләттәшләребезгә “барып җитәргә”, аларның йөрәгенә юл табарга теләдек, – ди Идел. – Рифат Сәлах, Эльнар Байназаров, Нурлан Ганиев, Фәнил Гыйләҗев, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Батталова, Алинә Хәбибуллина, Дания Нәгыйм, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б. яшь авторларның иҗат үрнәкләре сайлап алынды. Алар  чын шигъри кайма белән, ягъни музыкага салынып, күркәм башкаруда тыңлаучыга тәкъдим ителәчәк. Бу автоларның шигырьләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, диктор Илдар Кыямов укый.”


Безнең халык шигъри җанлы бит ул. Хәтта туйларда да апалар-җиңгиләр әйтер сүзен шигъри калыпка салып тәкъдим итә. Игътибар иткәнегез бардыр. Шул кешеләрдән туган яшь буын да, кесәләрендәге телефоннарына җайлаштырып, заманча рәвештә, замана яшьләренең сүзен – яшь шагыйрьләрнең йөрәк авазын, һичшиксез, ишетер. Өстәвенә бу проект аларны әдәби сүз тәмен тоярга, телебезне ныграк яратырга, сакларга, әдәби зәвык тәрбияләргә дә ымсындырыр, җәлеп итәр, дип ышанып калыйк. 

 

Материал, фото: Мөршидә Закирова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ