Логотип Магариф уку
Цитата:

Илнең иң яхшы укытучылары телетамашага сайлап алыначак

Россиядә Укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны сайлап алу башланды. Аның барышында аудиторияне җәлеп итә һәм хәтта иң катлаулы материалны да аңлата алучы илнең иң яхшы заманча педа...

Россиядә Укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны сайлап алу башланды. Аның барышында аудиторияне җәлеп итә һәм хәтта иң катлаулы материалны да аңлата алучы илнең иң яхшы заманча педагоглары сайлап алыначак.
2021 елның мартында РФ Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» конкурсының форматын үзгәртергә һәм аны ел дәвамында реалити-шоу буларак үткәрергә тәкъдим иткән иде. Телетамашаны федераль каналларның берсе күрсәтәчәк.
Катнашу өчен илнең теләсә кайсы төбәгеннән математика, химия, биология, география, тарих, физика, рус теле һәм әдәбияты кебек предмет укытучылары дәгъва итә ала.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны 10 августка кадәр «ВКонтакте» социаль челтәренең мини-кушымтасында бирергә мөмкин. Сайлап алу һәм ачык тавыш бирүдә җиңүче җиде педагог дәресләр белән федераль телеканал эфирында чыгыш ясаячак. Җиңүче приз сыйфатында үз тапшыруын алып бару хокукын алачак, дип хәбәр итә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Парламент газетасы материалларына таянып.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ