Логотип Магариф уку
Цитата:

Җимешләре дә, чәчәкләре дә файдалы

Бакчада иң беренче өлгерүче зелпе быел бик иртә чәчәккә төренде.

Быел апрель көтелмәгән эссе көннәре белән сөендерә. Шуңа да бакчада беренче җимеш куаклары чәчәккә төренә башлады. Димәк, июнь башында гына җимеш бирергә тиешле зелпенең май урталарында ук әчкелтем-татлы җимешләре белән сыйланырга мөмкин булачак. Зелпенең (жимолость) җимешләре куе зәңгәр яисә кара төстә диярлек, сусыл. Халык медицинасында җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең язын, витаминнар җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәрләр һәм 1 процентка кадәр органик кислоталар була. Тәмле әчкелтем җимешләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимешләрен шикәр белән бутап туңдыргычка куйсаң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.
Зелпе  дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Ул — зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәүләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күзләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәмле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.
Зелпенең җимешләрен — өлгереп җиткәч, ә яшь ботакларын, яфраклары белән бергә чәчәк ату вакытында җыялар. Ул ботакларны күләгәдә киптерәләр.
Әгәр сезнең бакчада зелпе үсми икән, бу куакны язын утыртырга тырышыгыз. Җимешне мул бирсен өчен, ике-өч куакны рәттән утыртырга киңәш ителә, дип яза "Кызыл таң". 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ