Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы мәктәп китапханәчесе – Яшел Үзәннән

Яшел Үзәндәге  1 нче лицей китапханәсе мөдире Гөлнара Гыйбадуллина “2022 елның иң яхшы мәктәп китапханәчесе” республика бәйгесенең җиңүчесе дип табылды.Китап киштәләре  ямь биреп торган әлег...

Яшел Үзәндәге  1 нче лицей китапханәсе мөдире Гөлнара Гыйбадуллина “2022 елның иң яхшы мәктәп китапханәчесе” республика бәйгесенең җиңүчесе дип табылды.
Китап киштәләре  ямь биреп торган әлеге гыйлем сараена  гап-гади зал дип әйтергә һич тә тел әйләнми, ни өчен дигәндә Гөлнара Гыйбадуллина аны чып-чын тылсым көченә ия булган мәгълүмати китапханә үзәгенә әйләндереп куйган. Монда балалар вакыт агышы һәм дөньяларын онытып, рәхәтләнә-кинәнә китап уку ләззәтен татый, педагоглар  исә мәктәп дәресләрендә актив куллану өчен  конспектлар дәфтәренә кирәкле мәгълүматлар туплый.
Монда кергән һәр тәҗрибәле укучы   иң беренче эш итеп тизрәк   “Китап чемоданы” янына ашыга. Чөнки нәкъ шул чемоданга бер генә киштәдә булмаган кызыклы китаплар тупланган һәм укучылар аннан күбрәк китап алып укыган саен ниндидер приз алачакларын белеп тора.
“Китап чемоданы” проекты – Гөлнара Гыйбадуллинаның авторлык табышы, ә бу китапханә аңа якын туганы кебек кадерле. Мәктәптә укыган вакытта ул мондагы һәр китапны кат- кат укып чыккандыр, мөгаен, ә Казан университетында читтән торып укый башлагач, ул биредә үзе дә эшли башлый. Һәм менә 33 ел дәвамында  Гөлнара ханым балаларга китап сәхифәләренә яшеренгән маҗаралар дөньясын ачарга булыша.
2020 елда, барлык балалар өйдә укый башлаган падемия чорында, лицейдагы китапханәне эш зонасы, уку залы  һәм медиазоналарга бүлеп, заманча мәгълүмат үзәге итеп үзгәртеп кордылар. Хәзер балалар монда килүдән тагын да күбрәк сөенеч табалар, чөнки биредә укудан гына түгел, дусларча аралашудан  да  тәм табалар.  Китапханәдә мәгълүмат алмашуның гадәти һәм заманча чаралары үзара  бәйләп оештырылган, шунлыктан, китапны кулга алуы да укучыга җайлы һәм җиңел. Шунда ук китап сарае җитәкчесе оештырган интерактив дәресләр һәм кызыклы проектлар уздырыла.
- “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән халыкара проект китапханәгә әти-әниләрне дә, әби-бабайларны да тартып китерде, – ди Гөлнара Вәгыйз кызы. – “Билгеләр белән алмашу” проекты балаларга  Португалия, Хорватия, Венгрия кебек чит илләрдә яшәүче чордашлары белән бәйләнешкә керергә ярдәм итте. Безнекеләр партнёр илләрдә яшәүче  дусларына Татарстан, Яшел Үзән, Казан символларын җибәрделәр, үзләре исә тагын да кызыклырак җаваплар алды. Китап чемоданы ата-аналарны да үзенә җәлеп итте. Өч ай эчендә андагы 30 дан артык китапны укып чыккан 266 балага ата-аналар китап кибетләренә сертификатлар тапшырды.
Шулай кызыклы итеп оештырылган китапханәче хезмәте укытучыларда да, мәктәп директоры Светлана Кудрявцовада да хуплау тапкан. Нәкъ менә шундый тырыш хезмәте өчен Гөлнара ханым   быелның иң яхшы мәктәп китапханәчесе итеп табылган да инде. Бүген ул китапханә фондында 20 меңнән артык китап саклана. Аларны кайчандыр Гөлнара ханым берәмтекләп укып чыккан, хәзер исә аларны бәләкәй лицейчылар белән таныштыра. Үз гомерендә бер яхшы китап укып чыккан кеше беркайчан да куенында таш йөртмәячәк.

                            Ирек НИГЪМӘТИ


 
           

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ