«Җир йөзендә бердәнбер раса – кешелеклелек»
Насыйп әйбер теш ярып керер, ди халык. Үз парыңны океан артында очратырга язган булса да, юлларыңа киртә корылмас. Ә инде сиңа насыйп булмаганны, ничек кенә тырышсаң да, үзеңнеке итә алмассың...
«Эфир» телеканалында сәламәтлек тапшыруын алып баручы Альбина Гарифуллинаны күпләр хәтерлидер. Африка егете Амадуга кияүгә чыгып бергә яшәүләренә инде 20 елдан артып киткән. Шул уңайдан без дә Дяхателар гаиләсенә кунакка барып кайттык. Сүзебез Альбина белән Амадуның танышу тарихыннан башланды.
КАБЫРЧЫКЛАР ЮРАВЫ
– Альбина, гаиләгезнең мәхәббәт тарихы бик үзенчәлекле. Әңгәмәбезне дә сезнең танышу мизгеленнән башлап җибәрик әле. Ничек килеп чыкты ул?
– Кияүгә чыгуым көтелмәгәндә булды. «Эфир» телеканалында эшләгән чакта икенче тапкыр «Будем здоровы» тапшыруына СПИД турында сюжетлар төшерергә Африкага бардым. 2000 еллар башында бу тема бик актуаль иде. Язмыштыр инде, кабат Сенегал иленә барырга уема да килмәгән иде. Чөнки беренчесендә дә озак кына иганәчеләр эзләргә туры килде. Бу юлы исә минем үземнән, нишләп тагын бармыйсың, кызыклы сюжетлар төшереп алып кайткан идең бит, дип сорадылар. Акчасын да тиз генә табып бирделәр.
Шулай итеп, бер дә уйламаганда, кабат Дакарга киттем. Анда шактый гына тоткарланырга туры килде. Мин яшәгән гаиләнең җиде кызы бар иде. Бервакыт кич сөйләшеп утырганда, әкәм-төкәм кабырчыгы белән багарга булдылар. Миңа, тиздән туең була, дип юрадылар. Әлбәттә, мин моңа бөтенләй ышанмадым, көлеп кенә куйдым. 29 яшемдә булсам да, кияүгә чыгарга ашыкмый идем әле. Шушы кызлар мине бер танышларына кунакка алып барды. Анда бөтен гаиләдә дә балалар күп, барысы да зур-зур йортларда яши. Бу йортта да кызлар, бер генә абыйлары бар икән. Без килгәндә, ул йоклый иде. Шулай ишегалдында чәй эчеп утырабыз, ишектән, кояш кебек елмаеп, Амаду чыгып килә. Бер күрүдә үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма шул ихлас елмаюы белән ул мине үзенә җәлеп итте.
Шулай аралашып киттек. Бер атнадан өйләнешергә дә булдык. Беркөнне океан яры буйлап йөреп кайткач, мин ашарга утырдым, ул әнисе белән сөйләшергә бакчага чыгып китте. Шуннан керде дә: «Пәнҗешәмбе өйләнешәбез», – ди. Мин гаҗәпләнүдән кашыгымны төшереп җибәрдем: «Ник пәнҗешәмбе?» – дип сорадым. Ул елмаеп: «Алайса, җомга», – ди. Ә мин: «Риза!» – дидем. Беркемгә шалтыратмадым да, киңәшләшмәдем дә, дөрес эшлимме, дигән сорау да тумады. Амадуның әнисен дә, сеңелләрен дә, аларның үзара мөнәсәбәтен дә, гомумән, ныклы гаилә икәнен күрдем һәм ышандым. Никах укыттык та икенче көнне Дакар мэриясенә барып язылыштык. Амаду Казанга килгәч, кабат туй һәм никах булды. Гаиләбезнең ныклыгы ике тапкыр никах укытып, ике тапкыр туй уздыргангадыр. Ирем әйтүенчә, безнең никах корыч кебек.
– Әти-әниләрегез Амадуны ничек кабул иттеләр соң?
– Амадуны минем гаиләм бик җылы кабул итте. Аны яратмаска мөмкин дә түгел. Ул – бик игелекле, ачык, эшчән, гаилә җанлы, ипле кеше. Яңа илгә, яңа традицияләргә бик тиз ияләшеп китте. Амаду бик аралашучан кешеләрне ярата, киң күңелле. Күршеләребез аны нурлы Амаду диләр. Кечкенә балалар да, аны күрсәләр, каршысына йөгереп киләләр. Ул үзенең күңел җылысын башкаларга да тарата. Аның туганнары да мине бик яраттылар. Әнисен бик хөрмәт итәм, ул чын ир-ат тәрбияләп үстергән.
БЕРЕНЧЕ ЭШ – ӘЛИФБА
Шул арада сүзебезгә Амаду Дяхате да килеп кушылды. Телне өйрәнү дә аңа җиңел бирелгән икән, рус телендә иркен сөйләшә. Амаду фатир дизайны белән шөгыльләнә, аңа кадәр йортлар фасадын бизәүче булып эшләгән. Кекин йортын, Дәүләт музеен, шәһәр Ратушасын, Александров пассажын реставрацияләүдә катнашкан.
– Россиядә яшәрмен дип башыма да китермәдем. Америкада яшәргә хыяллана идем. Әмма тормыш һәрвакыт көтелмәгән хәлләр белән тулы.
Казан турында беренче тәэсирләрем шаккатыргыч булды. Җәй, июль һәм яшеллек күп булуга карамастан, таксист безне шәһәрнең иске өлеше, ул вакытта ташландык борынгы йортлары, караңгы тәрәзәләре белән истә калган Киров урамы аша алып китте. Машина тәрәзәсеннән карап барганда: «Мин кая эләктем?» – дип уйладым. Ләкин соңыннан тәэсирләрем үзгәрде. Матур тарихи шәһәрне күрдем, бигрәк тә борынгы агач йортлар күңелемә хуш килде.
Альбинаның гаиләсе дә мине бик җылы кабул итте. Чын-чынлап шундый тату гаиләгә килеп эләгүем мине бик сөендерде. Хатыным беренче эш итеп миңа әлифба сатып алды. Рус телен баштарак өйрәнеп булмас, бик авыр кебек тоелган иде. Әмма Альбинаның авырып китүе бу телгә тиз төшенә башлавыма сәбәпче булды. Аны Республика клиник хастаханәсенә салдылар. Әле ул чакта машинам да юк иде, төрле автобусларда хастаханәгә йөрергә, андагы шәфкать туташлары белән ничек тә сөйләшергә өйрәнергә кирәк булды. Шулай акрынлап бу телгә төшенә дә башладым.
Бар да җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм, элегрәк башка раса кешеләрен кабул итеп бетермәүчеләр, агрессив караучылар да еш очрый иде. Хәзер биредәге халык мондый күренешкә ияләште, тыныч карый. Россиядә дөньяның төрле тәнле кешеләрдән торуын аңлаучы яшьләр үсеп килә.
Үзем Татарстанның шундый мәһабәт биналарын яңартуда катнашуым белән горурланам. Архитектура-төзелеш буенча белемем булгач, Казанда үзем өчен юнәлеш – лепнина буенча эшли башладым. Мин эшләгән остаханәгә борынгы биналарның ансамбль фрагментларын һәм фасадларның композицияләрен алып киләләр, мин аларны яңартып коям. Казан – тарихи, матур шәһәр. Татарлар– бик тырыш, эшлекле халык, хөрмәт итәм. Моннан тыш, биредә төрле конфессия вәкилләренең дә дус һәм тыныч яшәүләре ошый. Мин мөселман – монда дини бәйрәмнәрнең шулай матур үтүен күрү дә күңелемә рәхәтлек бирә.
ТӘМЛЕ РИЗЫКЛЫ ӨЙ – ИҢ РӘХӘТ ҖИР
–Альбина, үзегезнең гаиләгез турында да сөйләгез әле. Әти-әниегез күңелегезгә нинди кыйммәтләр салып үстерде?
– Үзем Түбән Кама шәһәрендә ишле гаиләдә туып үстем. Мин дүртенче бала, олы абыем һәм ике апам бар. Әти-әнием Тәнзилә һәм Наил Гарифуллиннар – республиканың атказанган төзүчеләре. Алар бик яшьли шушы шәһәрне төзергә килгәннәр. Әтием – Казаннан, әнием – Лениногорскидан. Минем өчен алар – җир йөзендәге иң яхшы кешеләр. Безне кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр, хезмәт һәм игелек аша тәрбияләделәр. Әни белән әти – сугыш чоры балалары, шуңа күрә алар һәр нәрсәнең кадерен белә. Әти еш кына: «Тәмле ризык исе булган һәм сине кадерле кешеләрең көткән өй – иң рәхәт җир», – дип әйтә иде. Бездә һәрвакыт күңелле. Барыбыз да балалар яратабыз, алар өчен сөенәбез. Хәзер дә туганнар белән бергә җыелышканда, безнең өчен иң яхшы музыка – сабыйлар тавышы, аларның шатлануы, көлүе.
Кызганыч, әтием инде исән түгел. Әмма ул һәрвакыт минем күңелемдә, янәшәмнән атлый төсле. Беренче улыбыз Наилне әтием хөрмәтенә атадык. Әнием дә – гаҗәеп хатын. Аның юктан да сөенеч таба белү сәләте безгә дә күчкән. Нинди генә авыр чакларда да ул беркайчан төшенкелеккә бирелмәде. Әнием – бик бәхетле ханым. Олы оныкларына инде 16 яшь, ул аларны әле кияүгә бирергә дә хыяллана.
– Альбина, Сезнең сәламәтлек темасына эшләүче журналист икәнегезне беләбез. Гомумән, бу өлкәгә ничек килеп кердегез, журналистика юлын сайлавыгызга үкенмисезме?
– Кечкенәдән үк журналист булырга хыялландым. 11 яшьтә шәһәр газетасында кечкенә генә язмаларым дөнья күрә иде, соңрак зурраклары да бастырыла башлады. Үз теләгем белән журналистика факультетына кердем. Укып чыккач, телевидениедә бик озак еллар эшләргә туры килде. Аннары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына чакырдылар. Моннан тыш, PR һәм маркетингка өйрәтү буенча да зур тәҗрибәм бар.
Мин сәламәтлек турында сөйләүче журналист, һөнәрем үземә бик ошый. Укырга кергәндә дә медицинаны сайларгамы, әллә журналистиканымы дип уйладым, әмма соңгысы җиңде. Хәзерге вакытта Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) «Вестник МКДЦ» журналы редакциясенең баш мөхәррире булып эшлим. Ул үз эченә алты сайт һәм бер журналны ала.
Медицина өлкәсендә күп еллар эшләү дәверендә кешеләрнең табибка бик соңлап мөрәҗәгать итүе гаҗәпләндерде. Ә бит авыруны вакытында дәвалау җиңелрәк һәм шул ук вакытта кесәгә дә сукмый. Сәламәтлегеңне алдан ук кайгыртырга, анализлар биреп, даими рәвештә тикшеренеп торырга киңәш итәр идем. Сәламәтлегегез үзегезнең кулда. 60–70 яшьтә ул нинди дәрәҗәдә булачак, бары сездән генә тора. Гел елап, зарланып кына яшисез, тормышыгызны үз кулларыгызга аласыгыз килми икән, берни дә барып чыкмаячак. Көнгә ун мең адым, иртә белән җиңел генә зарядка, шикәрне аз куллану, гади, дөрес ризык ашау һәм начар гадәтләрдән тыелырга тырышу–сәламәтлекнең төп нигезе. Алдыгызга максатлар куеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлагыз, күбрәк хәрәкәтләнегез. Чөнки хәрәкәтләнү ул көч һәм энергияне тагын да арттыра, кәефне күтәрә.
Журналистикага килгәндә, ул инде минем яшәү рәвешем дияргә мөмкин. Сүзләр кешеләргә йогынты ясый, минем фикерләрем дә кешеләргә ярдәм итә икән, минем өчен бу зур сөенеч.
КОЧАКЛАШЫРГА ЯРАТАБЫЗ...
– Хәзерге заманда күп кеше вакыт җитмәүдән зарлана. Ирләр дә, хатын-кызлар да эш, карьера төзү турында уйлый. Бала тәрбияләргә вакытлары да калмый диярлек. Бу яктан Сез нинди фикердә торасыз? Хатын-кыз күбрәк гаиләне сайларга тиешме, әллә карьера да мөһимме?
– Беркайчан да гаиләне сайларгамы, карьеранымы дип баш ватмадым. Гаилә төшенчәсе минем каныма салынган. Мәгънәле, сәламәт акыллы һәр кешенең гаиләсе булырга тиеш. Ул– синең өчен терәк тә, сыену урыны да. Әлбәттә, тормышта үз урыныңны табу, максатларыңны чынга ашыру да кирәк. Әмма баланста яши белү күпкә мөһимрәк. Хәзер күбесе яшьрәк чакта уңышка ирешергә, баш әйләндергеч үрләр яуларга омтыла. Әмма еллар үтү белән ниндидер дипломнар, катыргылар онытыла. Үз тормышын бары эшкә генә багышлаган кеше ялгыз кала. Туганнарың күп булу гына да җитми, күңелеңә җылылык биреп торучы үз гаиләңне булдыру кирәк. Төзегән ояң нык һәм ышанычлы булганда эшләргә көч тә, теләк тә туа. Нәкъ менә гаиләң, ирең һәм балаларың сиңа һәрвакыт ярдәмгә килә, яныңда була. Һәрвакытта да өстенлекне дөрес якка куя белергә кирәк. Шуңа да яшьләргә гаилә корудан баш тартмаска, юлларында очраган кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итәм. Акыллы, игелекле һәм фикерләрегез туры килә торган кешене тапкансыз икән, югалтмагыз аны.
Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында укый аласыз.
Фәния ФАЗЛЫЕВА
Фото Альбина ГАРИФУЛЛИНАНЫҢ
шәхси архивыннан
Комментарийлар