Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам институты үзенчәлекле журналистлар әзерли

Россия ислам институтында «Журналистика» юнәлеше турында ишеткәч, яшьләр берникадәр шикләнеп кала. Күбесе биредә мәчетләр өчен хәзрәтләр генә әзерлиләр дип уйлый. Әлеге институтта булып кайткач, монда...

Россия ислам институтында «Журналистика» юнәлеше турында ишеткәч, яшьләр берникадәр шикләнеп кала. Күбесе биредә мәчетләр өчен хәзрәтләр генә әзерлиләр дип уйлый. Әлеге институтта булып кайткач, монда дини генә түгел, дөньяви белемнәрнең дә югары дәрәҗәдә бирелүенә инандык. Журналистикага килгәндә, биредә белем бирүнең бик тә уңай берничә үзенчәлеге бар икән. Россия ислам институтының журналистика кафедрасы җитәкчесе Айгөл Нургаян кызы Гыйльманова белән без әнә шулар турында әңгәмә кордык та инде.
 
– Мондагы атмосфера башка югары уку йортларыннан аерылып тора. Бу үзара мөнәсәбәткә дә, мөгаллимнәрнең студентлар белән аралашуына да кагыла. Җыеп әйткәндә, безнең институтта мөселман кануннарына таянып салынган әдәп кагыйдәләре хөкем сөрә. Шуңа да бик уңай, – дип башлады сүзен Айгөл Нургаян кызы. Аның әйтүенчә, уку йортында гаиләдәге кебек җылы мохит булдыру мөһим: – Безгә төрле балалар килә, аларны беренче елдан ук мөстәкыйльлеккә, үз фикерләрен курыкмыйча белдерергә, уйланырга өйрәтәбез, әнә шулай акрынлап сәләтләрен ачабыз, эчке дөньяларын баетабыз. Берничә ел элек Башкортстанның ерак бер авылыннан килгән кызны мисал итеп китерәсем килә. Ул бик оялчан, сүз әйтергә дә кыймый иде. Ник журналистиканы сайлады икән, дип гаҗәпләндек башта. Ләкин инде бер елдан аның аудитория алдында шулкадәр оста чыгыш ясавын, оештыру сәләтен күреп исебез китте. Уңай шартлар тудырылганда, студентлар менә шулай ачылалар.
Айгөл ханымның бүлмәсенә атлап кергәндә үк, эчтә көлешә-көлешә сөйләшкән тавышлар ишетелә иде. Әле генә техникум тәмамлаган егет киләчәк тормышын журналистика белән бәйләргә җыена икән. Белем алу өчен нәкъ менә Ислам институтының журналистика бүлеген сайлаган. Шул булачак студент һәм аның әти-әниләре белән институт буйлап атлыйбыз. Айгөл Нургаян кызы, бүлмәләрне күрсәтеп, безне институт һәм аның эшчәнлеге белән таныштыра. Ул, үзе Казан федераль университетының доценты булганда ук, Россия ислам институты белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм соңрак тулысынча бирегә күчкән.
–Россия ислам институтында ике югары уку йорты эшли. Безнекендә «Теология», «Лингвистика» һәм «Журналистика» юнәлеше буенча укыталар. Моннан тыш, дини хезмәткәрләр, Коръән-хафизлар әзерләүгә йөз тоткан Казан ислам университеты да бар. Бу уку йорты Россия күләмендә иң төпле дини белем бирә торган уку йортларыннан санала. Монда белем алу өчен, Россиянең төрле төбәкләреннән төрле милләттәге мөселманнар килә,– дип сөйли кафедра мөдире.
– Биредә шулай ук мөселман булмаган милләт вәкилләреннән укучылар да бар. Беркемне мәҗбүриләү һәм ирексезләү юк.
Россия ислам институтында «Журналистика» юнәлешендә инде ун елдан артык эш алып барыла. Бу кафедраны тәмамлаган студентлар арасында матбугатта, реклама хезмәтләрендә, SMM өлкәләрендә уңышлы гына эшләүчеләр байтак икән.
– Без катнаш группа туплыйбыз, шунлыктан предметлар рус телендә укытыла. Кафедра укытучыларының нигезен Казан федераль университетында укыткан һәм татар матбугатында эшләү тәҗрибәсе булган, татар телен камил белүче белгечләр тәшкил итә. Шуңа күрә студентларның татарча эшләү теләге булган очракта, аларга татар телле массакүләм мәгълүмат чараларына, радио-телевидениенең татар редакцияләрендә практика үтәргә мөмкинлек бирелә. Укыту планына «Татар теле», «Татарстан тарихы», «Татар журналистикасы тарихы», «Татар дини мирасы» кебек фәннәр кертелгән. Курс эшләрен һәм чыгарылыш квалификация эшләрен дә татар телендә яклый алалар. Шулай ук ислам нигезләре һәм инглиз теле белән беррәттән, гарәп теле дә өйрәтелә, – ди Айгөл ханым.
Институт буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез, биредә студентлар өчен бөтен шартлар тудырылган. Намаз уку өчен аерым бүлмәләр бар.
Институт янәшәсендә генә «Әниләр» мәчете. Тәһарәт алу өчен дә барысы көйләнгән. Өйлә намазы кырык минутлык озын тәнәфескә туры килә. Бу вакыт эчендә студентлар да, мөгаллимнәр дә намаз укып та, төшке ашны ашап та өлгерәләр. Ашханәдәге ризык хәләл, субсидия-
ләр каралгач, кыйммәт тә түгел. Тулай тораклары да янәшәдә генә: егетләрнеке институт бинасының өске катында урнашкан булса, кызлар яши торган торак урыннары юл аша гына.
Аудиторияләр техник яктан бик яхшы җиһазландырылган, бүлмәләрдә демонстрацион экраннар, Интернетка кушылган компьютерлар урнаштырылган. Бу – укыту процессына бик яхшы йогынты ясый. «Журналистика» юнәлешенә килгәндә, үзләренең бөтен мөмкинлекләре
булган студияләре, монтаж ясый торган техник чаралар, фото һәм видеокамералар – барысы да бар. Институт үз студентларына зыялылык ягыннан гына түгел, физик яктан да үсәргә мөмкинлекләр тудыра. Институтның спорт залы физик шөгыльләр өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгән. Бокс, көрәш, гомуми физик әзерлектән тренировкалар үткәрелә.

– РИИда журналист белгечлеген алу кыйммәткә төшәме? – дип кызыксынам.
– Күбесе монда уку түләүле дип уйлый. Әмма «Теология» белән «Журналистика» юнәлешләрендә көндезге уку тулысынча бушлай. «Журналистика» юнәлешендә көндезге уку өчен 25 урын каралган. Читтән торып уку мөмкинлеге дә бар. Рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм имтихан бирүче абитуриентлар, югары белем алу кысаларында узган сынауларны биреп, безнең институтның студенты булуга ирешә ала. Институттагы бөтен юнәлешләр дә Рособрнадзорда аккредитация узган. Димәк, бу югары уку йорты биргән диплом тулысынча расланган документ булып санала. Быел беренче тапкыр магистратурага җыябыз. Моның өчен РФ Мәгариф министрлыгының лицензиясен алдык, – дип сөендерә Айгөл ханым.
Әмма диплом алу – ул әле бер нәрсә, белем алып чыккач, эш табу мәсьәләсе дә бар бит. Аеруча күңелгә хуш килгәне биредә журналистика өлкәсендә универсаль белгечләр әзерләүләре булды. Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, бу аеруча мөһим. Замана журналисты материалны таба белергә генә түгел, видеога төшерергә, монтажларга, төрле интернет-платформаларга яраклаштырып урнаштырырга да тиеш. Шулай ук берничә тел белүче, татар һәм рус телләрендә иркен сөйләшкән белгечләргә дә ихтыяҗ зур бүген. Институтта санап чыгылган барлык таләпләргә өйрәтерлек мөмкинлекләр бар.
Моннан тыш, төрле гомуми чаралар, конференцияләр дә еш үткәрелеп тора. Ел саен мәктәп укучылары, студентлар арасында «Журналист буласым килә» иҗади эшләр бәйгесе уздырыла. Анда катнашып җиңүчеләрнең институтка укырга керү мөмкинлеге бик зур.
–Хәзер 20–30 ел элек алган белемнәр белән укучыларны кызыксындыру кыен. Укытучының студентларга кирәкле цифрлы инновацияләр дәрәҗәсендә белеме булу таләп ителә. Безнең институт мөгаллимнәребезнең белемен күтәрүне тулысынча үз өстенә ала. Үзем дә биш тапкыр өстәмә белем алдым, – ди Айгөл Гыйльманова.
Институтның тагын бер үзенчәлеге: биредә практика узуга бик зур игътибар бирелә. Россия ислам институтының «Шакирд» («Шәкерт») дип аталган үз газетасы да бар. Аның шулай ук электрон версиясе дә эшли. Ул ике телдә алып барыла. «Исламский портал» исемле сайт та эшләп килә. Укучылар бу платформаларда каләмнәрен һәм фото, видео, дизайн өлкәсендәге белемнәрен чарлап торалар.
– Студентларыбыз беренче семестрдан соң ук төрле редакцияләрдә, радио, телевидениедә практика үтә башлый. Быел хәтта Мәскәүнең «РИА Новости» агентлыгы белән дә шундый килешү төзелде. Укуларын тәмамлагач, практика үткән урында эшләп калучылар да байтак. Хәзер мәчетләрдә, дини оешмаларда да Интернетта, социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын булдырырга, аңа туры килә торган уникаль контент ясарга кирәклеген аңлыйлар. Шуңа мәчетләр дә, бик теләп, безнең укучыларны эшкә ала. Шулай итеп, диплом алу вакыты җиткәндә инде студентларыбызның бөтенесе дә диярлек эшкә урнашып беткән була, – дип тә гаҗәпләндерде безне кафедра мөдире. Ни өчен гаҗәпләндерде, дигәндә, башка уку йортларындагы «Журналистика» юнәлешен тәмамлаучыларның журналистикадан ераграк китәргә тырышуларын беләбез бит. Шуннан чыгып, Россия ислам институтында студентларда булачак профессияләренә бирелгәнлек тәрбияләргә дә өлгерәләр икән, дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бар. Кафедра җитәкчесе моңа ничек ирешүләрен күрсәткән берничә мисалга тукталып узды.
– Практиканы яклау фестиваль форматында үтә. Биредә бөтен курс студентлары, җыелышып, бер-берсенә нәрсәгә ирешкәнлекләрен күрсәтәләр, шулай тәҗрибә уртаклашалар. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларны бүләклибез. Шунда ук эш тәкъдим итүчеләрне дә чакырабыз. Соңгы елларда бишкә генә укучы студентларыбызның әти-әниләрен чакырып, рәхмәт хатлары да тапшыра башладык. Бу үзенә күрә башкаларга тырышыбрак укуга бер этәргеч булып тора, – дип сөйли Айгөл ханым. – Әле күптән түгел генә беренче курста укучылар арасында сораштыру үткәрдек. Алар «Миңа институтта уку ошыймы?» дигән темага эссе әзерләделәр. Шуннан күренгәнчә, укучыларның 95 процентына уку бик ошый, 5 проценты, өстәп, тагын берничә предмет өйрәнергә теләүләрен белдерделәр. Бу инде безнең дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә.
Сүземне беренче курс студентларының дивар газетасындагы фикерләре белән тәмамлыйм.
«Журналистика» бакалавриатының 1 нче курс студенты Алинә Аксуева: «Минем күңелем һәрвакытта гел яңалыкка омтыла. Шуңа да Казанга килеп, журналистикага укырга керүем– иң яхшы, дөрес гамәлем. Инде менә бераз укыганнан соң әйтергә була: без, студентлар, бер зур гаиләгә әверелдек».
«Журналистика» бакалавриатының 1 нче курс студенты Ленар Гаппасов: «Яңа дусларымны горурлык белән атый алам: алар ышанычлы, тугры. Һәркайсы миңа да тәэсир ясый, ярдәм итә. Без буш вакытны кадерләргә, акыл белән сарыф итәргә өйрәнәбез. Гомумән алганда, без монда яңа шартларда, ирекле йөзүгә җибәрелгән кебек. Мин дә үземне «үз көймәмдә» һәм үз урынымда итеп хис итәм».
«Теология» юнәлеше магистратурасының 1 нче курс студенты Мамут Суфьянов: «Кырым мөфтияте миңа Төркиягә барып уку мөмкинлеген тәкъдим иткән иде, ә мин Татарстанны сайладым. Мин – Кырым татары. Ислам темасына шигырьләр язам, төрки гореф-гадәтләребезне өйрәнәм, шуңа миндә Татарстанда яшәүче халыклар һәм аларның мәдәнияте зур кызыксыну уята. Кырымда кайбер сәнгати гореф-гадәтләр, мәсәлән, гарәп каллиграфиясе сәнгате инде югалган. Казанда әлеге һөнәр серләрен Рамил Насыйбулловтан өйрәнәм, үз туган ягымда әлеге сәнгать төрен яңадан гамәлгә кертеп җибәрә алырмын дип ышанам».
«Журналистика» бакалавриатының 1 нче курс студенты Омина Одинаева: «Кәеф төшеп, алга барырга хәл беткән чакта, вакытында туктап кала белергә һәм үзеңә: «Син барысын да җиңеп чыгачаксың, барысына да көчең җитәчәк»,– дип әйтергә кирәк. Алдыбызда менә дигән мөгаллимнәребезнең тормыш тәҗрибәләре үрнәк булып тора. Айгөл Нургаяновнаның дәресләрен бик яратабыз. Шуннан чыгып, журналист сүзе горур яңгырый, дип әйтә алам. Мәгълүмати агым үзәгендә кайнау бик ошый».

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ