Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда бушлай биергә өйрәтәчәкләр

2  июньдә Казанда Кабан күле яр буенда җәйге сезонда беренче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында бушлай дәрес узачак. Шәһәр халкына перформанс күрсәтәчәкләр, аннан соң барлык теләүче...


2  июньдә Казанда Кабан күле яр буенда җәйге сезонда беренче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында бушлай дәрес узачак. Шәһәр халкына перформанс күрсәтәчәкләр, аннан соң барлык теләүчеләр өчен «Ярмәк вагы» халык биюе буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Катнашучылар төп хәрәкәтләрне өйрәнә алачак, шуннан соң дәрес баттл форматында дәвам итәчәк.



Шәһәр халкы өчен дәресне халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюенең педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, телевизион бию тамашасында катнашучы, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрәчәк.
Укулар гитарачы Айдар Габдрәхимов һәм баянчы Рөстәм Рәфигуллин башкаруында тере музыка астында узачак, перкусиядә Эрик Марковский уйнаячак.
«Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково авылында барлыкка килгән. Ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора.
Мастер-класста катнашу – бушлай. Дәрес 2  июньдә 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Кабан күле яр буе (Г.Камал театры парковкасы астында), дип хәбәр иттеләр  Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез:  «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Мастер-класслар июнь аеннан сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.
Узган ел проект татар биюе буенча «Чабата» мастер-классы белән ачылды. 2021 елның 3 июненнән 26 сентябренә кадәр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының 14 дәресе узды. Аларда 550 кеше катнашты. Шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә – Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге һәм «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда казанлылар йога, сулыш алу практикалары белән шөгыльләнделәр, импровизация биюләре һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда булдылар.
Казан мэриясе матбугат үзәге материаллары буенча



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда укучыларның йомгаклау аттестациясе өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды

Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды, шул исәптән 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән. Имтихан тапшыру элеккеге...


Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды, шул исәптән 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән. Имтихан тапшыру элеккеге, ковидка кадәрге форматта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.




Ризванов Казанда укуны 158 мең бала тәмамлавын әйтте. Балалар хәзер җәйге каникулларны көтә. Быел 17,8 мең булган 9  нчы һәм 11  нче сыйныф укучылары инде беренче имтиханнарын тапшырган.
«Быел имтиханнарны үткәрү тәртибе пандемиягә кадәрге форматка әйләнеп кайтты. Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 25 бердәм дәүләт имтиханы пункты, 48 төп дәүләт имтиханы һәм 10 дәүләт чыгарылыш имтиханнары үткәрү пунктлары әзерләнде. Моннан тыш, 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә оештырылды», — дип сөйләде Ризванов.
Ул дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда, процедураның объективлыгына һәм имтихан тапшыру пунктларының аны үткәрүгә әзерлегенә, шулай ук процесста катнашучыларның иминлегенә аерым игътибар бирелүен искәртте.
«Бөтен процесс видеокүзәтү камералары астында уза», — дип нәтиҗә ясады Ризванов һәм быел шәһәр территориясендә дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда 10 меңнән артык педагог катнашуын билгеләп үтте.
«Татар-информ» материаллары буенча


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ