Кабер ташларын кем җимергән?
Ярты ел чамасы элек Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча... Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри а...
Ярты ел чамасы элек Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча... Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри алмады, тиз арада ике бәндәне кулга алдылар. 20 яшьлек Роман Халилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов (чын фамилиясе Хәялиев, ул аны татарча булганга алмаштырган) булып чыкты алар. Урыс фашистлары икән. Урыс канының саф килеш калуы өчен көрәшеп йөрүләре. Кемнәр диген?!
Теге студентны да тәне кара булганы өчен үтергәннәр. Аңарчы Казанда Һиндстан студентын үтергәннәр иде, әлеге җинаятьне дә шушы төркемнән күрәләр. Хәзер суд каршына дүртәү баскан: Аскаров белән Малахов дигән адәм актыкларын да болар янына кушканнар. Ләкин нацикларның саны болар белән генә төкәнми. Төркемнең җитәкчесе Халилов һич курыкмыйча прокурорга кычкыра: “Барыбызны да утыртып бетермәссез! Тоталмассыз!”
Кыяфәте ошамаганга, болар татар егете Ранил Мирсәитовны да урамда үтергәнче кыйнаган. Каратут йөзле булгандыр инде. Югыйсә Халиловның үз кыяфәте дә аннан ерак китмәгән. Тикшерүчеләр әлеге төркемнең башка җинятьләрен дә ачыклый.
Аларның Яңа бистә зиратындагы йөзләп мөселман кабер ташын җимерүдә дә катнашы булуы билгеле булды. Дөресрәге, бу вәхшилектә башта 24 яшьлек Ростислав Малаховны гына гаепләгәннәр иде. Ләкин берәүнең генә бу яман гамәлне кылуы мөмкин булмавы һәркемгә аңлашыла, шуңа күрә тикшерүчеләр әлеге җинять эшен дә уртак иткән. Аянычы шул – без татарга үлгәч тә тынгы юк.
Иң гыйбрәтлесе – урыс фашизмын байрак итүче әлеге кабәхәт бәндәләрнең күбесе үзебезнең “татар балалары”. Ләкин татарны, мөселманлыкны дошман күрүчеләр. “Русский мир”ның апологетлары. Аларны мондый юлга этәргән сәбәпләрне аңлавы кыен түгел. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый. Җил чәчсәң, давыл урырсың, дип юкка әйтмәгәннәр.
Комментарийлар