Логотип Магариф уку
Цитата:

Карлы таулар, әкияти мәгарәләр белән әсир иткән Осетия

ВЛАДИКАВКАЗӘлеге шәһәрнең тарихи атамасы «Кавказны буйсындырган шәһәр» дигәнне аңлата. Осетиннар аны үзләре Дзауджикау дип йөртәләр. Бу атаманы беренче тапкырдан гына дөрес әйтермен, димә! Баксаң, Дза...

ВЛАДИКАВКАЗ
Әлеге шәһәрнең тарихи атамасы «Кавказны буйсындырган шәһәр» дигәнне аңлата. Осетиннар аны үзләре Дзауджикау дип йөртәләр. Бу атаманы беренче тапкырдан гына дөрес әйтермен, димә! Баксаң, Дзауджикау хәрби корылма урнашкан авыл исеме икән. Аңа нигез салучы Дзауг Бугулов атлы кеше булган.
 
Без, иң элек, Коста Хетагуров исемендәге паркка юл алдык. Бу – Россиядә иң иске паркларның берсе. Биредә 50 төрдәге 5000 агач һәм куак утыртылган. Вакыт үтү белән искергән, әмма матурлыгын җуймаган парк бу. Бик күп танылган кешеләрнең исемнәрен саклавын да исәпкә алсак, әлеге урынны тарихи ядкяр дип атап була. Парктан ерак түгел рус-Византия стилендәге Георгиев кафедраль соборы урнашкан. Ул да тарих сагында.
Безне Төньяк Кавказда иң зур елгаларның берсе булган Терек елгасы яр буе таң калдырды. Аның озынлыгы 600 чакрым. Агым суын Грузия, Кабарда-Балкария, Чечня һәм Дагстаннан күзәтергә мөмкин. Владикавказ күперләреннән тауларга, ә аеруча шәһәрнең солтаны булган архитектура корылмасы – Мөхтәров мәчетенә гаҗәеп күренеш ачыла. Әлеге мәчет Россия архитекторы Иосиф Плошко сызымы буенча Египет корылмалары стилендә төзелгән. Исеме нефтьче-миллионер, хәйрияче Мортаза Мөхтәровка бәйле. 1934 елда аны чак кына шартлатырга фәрман бирелгән. Ләкин Я. Беткенев җитәкчелегендәге татар полкы солдатлары моңа юл куймый. Шуннан бирле мәчет архитектура һәйкәлләре исемлегендә. Бүген ул халыкка, дингә хезмәт итә.
Тынычлык проспекты – Владикавказның иң гүзәл урамнарының берсе, ул үзәк урам булып санала. Монда рәт-рәт булып тезелеп киткән сарай кебек купшы йортлар гына ни тора! Әлеге урамнан Кавказ тауларына искиткеч манзара ачыла.
 
КАРМАДОН КУЫШЛЫГЫ
Сәяхәтебезнең икенче көне фаҗигале тарихы белән тетрәндергән Кармадон куышлыгыннан башланды. Монда кайчандыр актёр һәм режиссёр Сергей Бодровның һәм аның командасының гомере өзелгән иде. Ул хәлләрне күз алдына китерү дә авыр: калынлыгы 100, киңлеге 200 метр, озынлыгы биш километрга җиткән боз Геналдон елгасы буенча 20 километр йөзеп барып, куышлыктагы бөтен җан иясен үлемгә дучар итә. Кармадон куышлыгында эзләү эшләре елга якын бара. Нәтиҗәдә коткаручылар 19 кешенең үле гәүдәсен таба.
Без диңгездән 1200 метрга кадәр биеклектәге Кармадон куышлыгыннан атлыйбыз. Күңелдәге шомлы уйларны искәрткәндәй, һава торышы да көйсез. Куышлык эчендәге сукмак бер дә туры гына бармый, уңга-сулга бормаланып китә. Шулчак каршыңа бозлы көртләр килеп чыгар төсле, куркыныч!
Гид сүзләренә караганда, һәлак булучылар истәлегенә куелган мемориаль такта соңгы тоннельдә.
 
«ҮЛЕЛӘР ШӘҺӘРЕ»
Осетиянең төньяк өлешендә серле җир бар. Ерактан караганда ул гади генә шәһәрчек кебек, тауга таба юл алган бормалы урамнар, Кавказ стилендәге гап-гади йортлар калкып утыра. Дөрес, монда җирле халык беркайчан да өйләреннән чыкмый, үзләренә дә кунаклар килми. Чөнки бу – «үлеләр шәһәре», ә без күргән матур йортлар – каберлекләр. Даргау җирлегендә мондый кабер-йортлар 97. Һәр кабер Египет пирамидасын хәтерләтә. Хикмәт шунда: яңгыр яуганда, сулары ян-якка аксын дип шулай төзергә уйлаганнар, юкса кабернең тиз арада җимерелүе ихтимал.

Осетиннарның тарихларына шулай җаваплы, җитди карауларына сокландым. Һәр кабер, хәтта иң кечкенәсе дә, аерым нәселнең җәсәден саклый. Бер кабер-йортта күпме кеше җирләнгәне төгәл билгеле булмаса да, йөздән дә ким түгел, диләр.
Монда ниндидер үзгә тынлык хөкем сөрә. Каберләргә карамасаң, үзеңне зиратта дип уйламыйсың да.
 
МИДАГРАБИН ШАРЛАВЫКЛАРЫ
Әлеге шарлавыклар Грузия белән чиктә җиде километрга сузылган Мидаграбин даласында урнашкан. Шарлавыкларга килеп җиткәнче, һәр турист чик контролен узарга тиеш. Биредә 50 шарлавык һәм сулык бар. Шуларның сигезе генә туктамый агып тора икән. Шарлавыкларга сукмак Мидаграбиндон елгасы ярыннан уза.
Мидаграбин шарлавыклары – Төньяк Осетия-Аланиянең энҗесе, республиканың төп истәлеге. Әлеге әкияти урынны шарлавыклар киңлеге дип тә атыйлар. Иң биек шарлавык 750 метрга кадәр җитә. Туристлар игътибарын җәлеп итүче әлеге шарлавыкка «Егылучы лавина» («Падающая лавина») дип исем кушканнар.
 
ДЗИВГИС НЫГЫТМАСЫ
Осетиянең иң көчле ныгытмаларыннан булган Дзивгис ныгытмасы борынгы заманнардан ук Куртатин куышлыгына юлны ябып торган. Әлеге корылмалар Фиагдон елгасының сул ярында урнашкан Кариухох тауларына сыенганнар. Җирле халык табигать хикмәтләреннән оста файдаланган, куышлыклардан менә дигән «сакчылар» ясаган. Хәзерге вакытта алар федераль дәрәҗәдәге тарих һәм архитектура һәйкәле булып санала.
Таш корылмаларның аскырак өлешендә Дзивгис җирлегенең тагын бер истәлеге саклана. Аңа бәйле легенда менә ниләр сөйли: «Моннан күп гасырлар элек Куртанин куышлыгын кар бураны камап ала. Буран тынгач, җирле халык кар ятмаган бер урынга тап була. Якынрак килеп карасалар, шул урында кайнар богаулар аунап ятуын күрәләр. Кешеләр моны Аллаһтан билге итеп кабул итә һәм шул урынга Уастырджи изге йортын торгыза».
Осетиннар өчен йорт учагы изге булып санала. Аны сүндерми саклау – гаилә бердәмлегенең символы. Ә учак өстенә сузылган казан чылбырын сату яки ташлау зур җинаять булган.
 
ОСЕТИН АЛФАВИТЫНЫҢ АРТ-ОБЪЕКТЫ – «А» ХӘРЕФЕ
Киләсе тукталышыбыз – Төньяк Осетиянең арт-объекты. Ул осетин алфавитындагы икенче хәреф Ӕ формасында. Бу хәреф – А һәм Е хәрефләренең лигатурасы. Металл һәм агачтан ясалган әлеге корылма Фиагдон һәм Даргау арасындагы тауның биеклегендә. Мондагы манзараны сүз белән тасвирлап бетерерлек түгел!
 
УПКЫН ӨСТЕНДӘГЕ ТАГАН
«Үлеләр шәһәре»ннән Югары Фиагдон бистәсенә таба менгәндә, иң өстә, беренче карашка, гап-гади таганга тап буласың. Шулай да бу балалар таганы түгел. Алга таба атындың икән, күккә очырыр. Бервакыт таган шулкадәр җилкенеп китә, аяк астында җирне тоймый башлыйсың, ә аста тирән упкын.
 
КУРТАТИН КУЫШЛЫГЫ
Әлеге куышлыкны икенче төрле Фиагдон куышлыгы дип тә атыйлар, ул да истәлекле урыннардан санала. Кадаргаван графит кыяларындагы зур ярык бу. Куышлыкның тирәнлеге якынча 60 метр, ә киңлеге нибары 2–3 метр гына. Каньонның төбеннән ярсулы Фиагдон елгасы үтә. Ничә гасырлар буена таш кыяларны ярып, үзенә юл салган гаҗәеп елга...
 
КАРАУГ БОЗЛЫГЫ
Карауг бозлыгына юл Караугомдон елгасы буендагы гаҗәеп матур урман юлы аша уза. Иң элек, без төз каеннар арасындагы тар гына сукмак буенча атлыйбыз, аннан ылыслы келәм аша наратлар патшалыгына килеп керәбез. Мондагы табигатьнең әнә шундый контрастлы булуы алга барган саен гаҗәпләндерә. Юлда без берничә тапкыр махсус карау мәйданчыкларына тукталып, сәяхәтебезнең максаты булган искиткеч зур Карауг бозлыгын күзәттек. Мәйданы 20 квадрат метр, озынлыгы 12 чакрым булган бу әзмәвер Кавказ бозлыклары арасында өченче урынны алып тора. Гаҗәеп матурлык! Карауг Грузия ягындагы таулар арасыннан тел сыман алга сузылган, ә син бу манзараны өстән күзәтәсең.
Кавказның кечкенә генә өлешендә урнашкан булуына карамастан, Төньяк Осетиянең сәяхәт итү өчен бөтен матурлыкны туплаган урын булуына инанасың. Күңелгә хуш килерлек климат, гаҗәеп таулар һәм куышлыклар, термаль чыганаклар, тарихи һәйкәлләр, кунакчыл халкы, әлбәттә, телеңне йотарлык ризык-
лар – болар бар да сәяхәтчеләрне, сагындырып, кабат-кабат үзенә чакырып тора.

 Аделина ШӘРИПОВА


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ