Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче комплекслы спорт мәктәбе ачыла

Сентябрьдә Татарстан башкаласында беренче комплекслы спорт мәктәбе ачылачак. Анда яшь спортчылар тугыз юнәлешнең берсен сайлый алачак: акробатик рок-н-ролл, кёрлинг, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробат...

Сентябрьдә Татарстан башкаласында беренче комплекслы спорт мәктәбе ачылачак. Анда яшь спортчылар тугыз юнәлешнең берсен сайлый алачак: акробатик рок-н-ролл, кёрлинг, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, спорт гимнастикасы, футбол, хоккей һәм бадминтон. Спорт учреждениесе инде ата-аналардан гаризалар кабул итә башлаган, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Мәктәп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында урнашачак. Спортчылар Ишкәкле спорт төрләре үзәге, «Зилант» боз сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге һәм Су спорт төрләре сараенда шөгыльләнәчәкләр.
Мәктәптә тренировка процессына фәнни якын килү эше оештырылачак, дип билгеләп үтә аның директоры Наталья Алькаева. Балалар өчен спорт-сәламәтләндерү программасын төзү белән университетның әйдәүче белгечләре шөгыльләнде, ә медик-биологик тәэмин итү программасы балаларны карауны һәм спорт медицинасы буенча табиб консультациясен үз эченә ала. Медик-биологик тәэмин итү программасы 10 айга исәпләнгән һәм процедуралар комплексыннан тора. Бу яшь спортчының 4 яшьтән башлап барлык медицина белешмәләре теркәлгән сәламәтлек паспортын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Денис Гордейко фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ