Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче Креатив индустрияләр мәктәбе ачылды

Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында студентлар белән бергә Креатив индустрияләр мәктәбе укучылары да белем ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Бүген Россия Федерацияс...

Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында студентлар белән бергә Креатив индустрияләр мәктәбе укучылары да белем ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә
Бүген Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында Креатив индустрияләр мәктәбе ачылды.

Креатив индустрияләр мәктәбе – «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында барлыкка килгән яңа мәгариф үзәге. Татарстанда аның беренчесе Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы базасында эшли башлады.
«Биредә бик күп эш башкарылган. Беренчедән, мәктәп мәдәни мирас объектында, зур тарихлы бинада ачылды. Монда илһамланмый мөмкин түгел. Сезнең очкынланып янган бәхетле күзләрегезне күрү зур шатлык», - дип сәламләде Надежда Преподобная Креатив индустрияләр мәктәбенең беренче укучыларын.
«Сезнең үсеш мөмкинлеге бар. Сез алдагы тормышыгызның траекториясен иҗат белән бәйләвегезне телим. Иҗат сезнең өстәм шөгылегез булырга да мөмкин», - дип дәвам итте ул.
«Безнең данлыклы бу уку йортында педагоглар да, студентлар да иҗат кешеләре. Барыгызны да Креатив мәктәп ачылуы белән котлыйм. Киләчәктә сезне республиканың һәм Россия Федерациясенең мәдәният әһелләре итеп күрәсе иде. Иҗат итегез! Сезнең иҗади эшләрегезне көтәбез!» – диде Ләйлә Фазлыева.
Залдагы ак кәгазьләрнең берсенә Надежда Преподобная, Ләйлә Фазлыева һәм Ирада Әюпова теләкләр язып култамга куйдылар.

 


Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ