Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – казахча халыкара конференция

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә булып узган халыкара конференция барышында тугандаш казах халкы, казах зыялылары өчен ак көнләшү белән сөенеп һәм горурланып, безнекеләр өчен хәтта беркадәр кыенсы...

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә булып узган халыкара конференция барышында тугандаш казах халкы, казах зыялылары өчен ак көнләшү белән сөенеп һәм горурланып, безнекеләр өчен хәтта беркадәр кыенсынып та  утырдым. Күренекле казах шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу уңаеннан оештырылган «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» дигән темага халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция иде ул. Әлеге конференwия ачылышында чыгыш ясаган Казахстан Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев, Казахстанның Милли фәннәр академиясе академигы Ерлан Сыдыков,  Нур-Солтандагы Отандастар фондының вице-президенты Магауия Сарбасовлар үз туган телләре – казах телендә чыгыш ясады. Бер алар гына түгел, хәтта Азәрбайҗан Милли фәннәр  академиясенең беренче вице-президенты Иса Габиббейли белән Үзбәкстан Фәннәр академиясенең үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Низаметдин Мәхмүдов та конференциядә катнашучыларны үз туган телләрендә – азәрбайҗанча һәм үзбәкчә сәламләделәр. Ә инде безнекеләрнең чыгышында татарча сөйләү «Хөрмәтле иптәшләр!» дигән ике сүздән ары китмәде. Татар мәркәзе саналган Казанда татар галимнәре конференция кунакларын татарча сәламләргә оялсын әле!
Икенчедән, казах дуслар үз милләтенең мәшһүр шәхесләрен олылый-зурлый, аларның бөеклеген башка төрки халыкларга күрсәтә белә. Бүгенге конференциядә алтмыштан артык фәнни доклад тыңланды. Анда, Казахстан һәм Татарстан галимнәреннән тыш. Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашстанның әдәбият галимнәре Төрки әдәбиятларда мәгърифәтчелек тенденцияләре, төрки әдәби багланышлары контекстында Абай иҗаты. төрки телле әдәби тәрҗемәләрдә Абай, төрки телле халыклар әдәбиятында Абай образы темаларын яктырткан тирән эчтәлекле докладлары белән чыгыш ясадылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ