Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Озын тәнәфес» фестивале үтәчәк

Биредә 1-11 нче сыйныф укучыларының соло башкаручылары, мәктәп иҗади коллективлары үзенең сәләтен күрсәтә алачак.

Ундүртенче тапкыр үткәрелүче «Озын тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр иҗади фестивале Казан мәктәп укучыларын катнашырга чакыра. Быелгы фестиваль «Мәктәп – бер зур гаилә»  темасын сайлап алган.

ТР башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә , фестивальнең мәктәп эчендәге этабы 18 нче февральгә кадәр узачак. 

Биредә 1-11 нче сыйныф укучыларының соло башкаручылары, мәктәп иҗади коллективлары үзенең сәләтен күрсәтә алачак. Катнашучылар өчен музыкаль, театраль, бию һәм үзенчәлекле номинацияләр тәкъдим ителә.

Быелгы җиңүчеләр  кече төркемнәргә (800 укучыга кадәр белем алучы мәктәп) һәм зур төркемнәргә (800 дән артык укучы булган мәктәп) бүленеп сайланып алыначак. Иң куандырганы, җиңүчеләрне бер миллион сум күләмдә бүләк көтә.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ