Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга 50 дән артык иленнән вәкилләр җыелачак

27–30 август көннәрендә ТР башкаласында Казан глобаль яшьләр саммиты узачак, анда яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре, ш...

27–30 август көннәрендә ТР башкаласында Казан глобаль яшьләр саммиты узачак, анда яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре, шулай ук яшьләр оешмалары лидерлары, яшь эшкуарлар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Саммит «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» халыкара программасы кысаларында оештырыла. Саммитта барлыгы 300 кеше, шул исәптән дөньяның 50 дән артык иленнән вәкилләр катнашачак.
«Глобаль көн тәртибендә яшьләр» пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан, Панафрика яшьләр берлеге президенты Умару Алиу һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Саммит яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, цифрлы трендлар, социаль лифтлар һәм мөмкинлекләр тигезлеге темаларына багышланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ