Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ: 100 балл өчен 100 мең сум

Моңарчы бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган Татарстан укучылары Мәскәү, Санкт-Петербургның дәрәҗәле вузларында уку ягын карый иде. Белемгә омтылган егет-кызларны үзебездә ничек тә калд...

Моңарчы бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган Татарстан укучылары Мәскәү, Санкт-Петербургның дәрәҗәле вузларында уку ягын карый иде. Белемгә омтылган егет-кызларны үзебездә ничек тә калдыру юллары хакында күпләр уйлана. Ә менә Казан федераль университеты ректораты БДИдан югары балл алучыларны үзенә җәлеп итүнең үзгә бер әмәлен быел сынап карарга булган.
Бер фәннән БДИны йөз баллга тапшырганнарга, КФУда укуны өстен күргән очракта, 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Әгәр дә ике фәннән 200 балл җыйган булсалар – 200 мең сум, ә 300 баллылар 300 мең сум акчага ия булачаклар. Әле тагын алар Универсиада авылындагы тулай торактан тору урыннары белән дә тәэмин ителәчәкләр. КФУ ректоры Ленар Сафинның әйтүенә караганда, быел бу уку йортына укырга керергә дип 100 баллы – 323, ә 200 баллы 18 абитуриент  гариза биргән, хәтта абитуриентлар арасында өч фәннән 300 балл җыйнаган бер вундеркинд та бар икән.
Әлеге эксперимент үзен аклармы? Югары баллыларның ничәсе КФУны сайлар? Бу сорауларга җавапны тиздән, бик тиздән белербез.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ