Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ доценты – Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты доценты, әлеге уку йорты каршында эшләп килүче «Радуга» балалар театры җитәкчесе Лера Камалова «Укытучыдан  галимгәчә. Гражданлылык...

Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты доценты, әлеге уку йорты каршында эшләп килүче «Радуга» балалар театры җитәкчесе Лера Камалова «Укытучыдан  галимгәчә. Гражданлылык юлыннан» дигән Бөтенроссия мәгърифәтчелек экспедициясендә I урынга лаек булган. Быел ул «Минем илем – минем Россия» конкурсының 20 еллыгына һәм быелгы Укытучылар һәм остазлар елына багышлап  оештырылган иде. Әлеге конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы Россиянең тимер юллар акционерлык җәмгыяте белән берлектә уздыра. Иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау максатыннан игълан ителгән әлеге иҗади бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән 3 меңнән артык вуз укытучысы катнашкан.
КФУ доценты Лера Камалова «Минем инновацион практикам» дигән номинациядә беренчелекне яулаган. Ул «КФУның «Радуга» балалар театрында  кече яшьтәге мәктәп укучыларына ватанпәрвәрлек һәм гражданлылык тәрбияләү» дигән темага инновацион эшен тәкъдим иткән булган.
Шушы көннәрдә Самарадагы тимер юллар дәүләт университетында әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Лера ханымның «Радуга» балалар театры эшчәнлеге турындагы чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Экспертлар әлеге проектның уникальлеге, оригинальлеге, актуальлеге ягыннан башка эшләрдән аерылып торуына басым ясады. Чөнки «Радуга» балалар театрыдай балалар белән күпкырлы эшчәнлек алып баручы берләшмә илнең башка бер генә вузында да юк. Соңгы алты әлеге театр «Без – үз илебезнең патриотлары», «Виват, КФУ», «Россияне мин күк йөзендә ачтым», «Казан университеты», «Бөек Ватан сугышының яшь каһарманнары»  дигән патриотик  спектакльләр сәхнәләштереп күрсәткән. Шулай ук алар рус һәм татар фольклоры әсәрләре, балалар әдипләренең Ватан темасына багышланган иң яхшы китаплары буенча да спектакльләрне тамашачыга бик тә рәхәтләнеп тәкъдим итәләр.
Таһир САБИРҖАНОВ  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ