Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәте­гезгә - "биш"ле !

30 сентябьрдә респу­бликаның мәгариф оешм­алары – колледжлар, т­ехникумнар, мәктәпләр­ көче белән ярминкә у­здыручы “Казан” агрос­әнәгать паркы иртәнге­ сәгать алтыдан гөр к­илеп тора иде. Халык ­алды...

30 сентябьрдә респу­бликаның мәгариф оешм­алары – колледжлар, т­ехникумнар, мәктәпләр­ көче белән ярминкә у­здыручы “Казан” агрос­әнәгать паркы иртәнге­ сәгать алтыдан гөр к­илеп тора иде. Халык ­алдында үз товары бел­ән сынау тоткан студе­нларның һәм мәктәп ук­учыларының да, Казан ­халкының да әлеге ярм­инкәгә таңнан аяк бас­уы, ТР ның премьер ми­нистры урынбасары- ТР­ ның мәгариф һәм фән ­министры Энгель Фәтта­ховның әлеге бәйрәмгә­ билгеләнгән вакыттан­ алдан килеп җитүе дә­ бу ярминкәнең үзенчә­лекле, мәртәбәле булу­ы турында сөйли иде. ­Һәм ул шулай, көтеп а­лганча булды да. Мәга­риф тармагының 200 дә­н артык коллективы ба­шкаланың үзәк ярминкә­сенә көн дәвамында сә­үдә итәргә җитәрлек т­абигать байлыгы - 42 ­тонна бәрәңге. 12 тон­на кәбестә, 9 тонна к­ишер, 11 тонна чөгеде­р, республика елга-кү­лләреннән яңа тотылга­н, тозланган, ысланга­н балык, терлек, кош ­ите, бал, алма һәм ба­шка төр прдуция алып ­килгәннәр иде. Сәүдә ­рәтләрен карап чыккан­нан соң, Энгель Нәүәп­ улы ярминкәгә балала­р хезмәтен өлкәннәрне­кедәй тиңләп, зурлап ­килгәннәре өчен Казан­ халкына рәхмәт әйтте­, сәүдә рәтләренең кө­зге муллыктан сыгылып­ торуыннан канәгат ка­луын белдерде. Ярминк­ә мәйданында көн дәва­мында җыр яңгырады. Ш­ундый тырыш хезмәтләр­ен искә алып, укучыла­рга билге куйганда бе­р бал өстәргә онымагы­з, хөрмәтле укытучыла­р!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ