Конкурстан – форумга
Уйланганыгыз бармы икән, ни өчен гомер-гомергә безнең зыялыларыбызның зур өлеше – татарның элитасы авылдан чыга? Иҗат әһелләре, галимнәр, артистларның күпчелеге өчен тәрбия бишеге, илһам чыганагы –&nb...
Уйланганыгыз бармы икән, ни өчен гомер-гомергә безнең зыялыларыбызның зур өлеше – татарның элитасы авылдан чыга? Иҗат әһелләре, галимнәр, артистларның күпчелеге өчен тәрбия бишеге, илһам чыганагы – авыл. Авыл – җәмгыятьнең рухи умырткасы ул. Аны ана теленең, милләтнең сакчысы итеп тоту авыл укытучысыннан тора. Әгәр бүген милли мәгариф системасын саклап калырга, үстерергә кирәк дип әйтәбез икән, бу мәсьәләдә иң беренче чиратта авыл мәктәбе укытучыларын, милли мәктәпләрне күздә тотабыз.
«Авыл укытучысы – 2022» бәйгесенең быелгы җиңүчеләрен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына чакырып тәбрикләгәндә, һәр чыгышның үзәгендә әнә шул фикер яңгырады. Биредә җылы рәхмәт сүзләре, матур теләкләр яңгырау белән бергә, бүгенге көндә авыл укытучыларын борчыган мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшенде. Милли мәгариф учагын сүндерми тоту юллары күздән кичерелде. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе буларак, киләсе елга үтәчәк «Авыл укытучысы форумы»на нигез салынды.

Очрашу урыны үзгәрә
«Мәгариф» , «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган күпсанлы конкурслар арасында иң озын гомерлесе һәм педагоглар арасында аеруча популярлык яулаганы – «Авыл укытучысы» бәйгесе. Ул тугыз ел рәттән үткәрелеп килә. Журналның 110 еллыгы билгеләнәчәк 2023 ел әлеге конкурс өчен дә үзенә күрә бер юбилей булып тора. Шул еллар эчендә әлеге мәртәбәле бәйге аша биш меңгә якын мөгаллим узган, жюри шулардан туксанын җиңүчеләр дип тапкан. Алар арасында мәктәп директорлары да, укытучылар һәм тәрбиячеләр дә бар.
Быелгы конкурста республиканың төрле почмакларыннан йөзгә якын эш кабул ителде. Аның финал өлеше күнегелгән урынын үзгәртүе турында язган идек инде. Ул быелга Казанның 2 нче гимназиясеннән Питрәч районының Шәле урта мәктәбенә күченеп торды.
Министрда кунакта
Быелгы җиңүчеләребезне Укытучылар көне алдыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, үзенә чакырып, кунак итте. Очрашуда әлеге конкурсның жюри рәисләре – Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов, ветеран укытучы Флюра Афанасьева һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррирләре Сөмбел Таишева белән Расиха Исмәгыйлова да катнашты.

Илсур Һадиуллин сүзен килгән кунакларны һәм шушы тармакта эшләүчеләрнең барысын да бәйрәм белән тәбрикләүдән башлады. «Авыл укытучысы» конкурсын берничә буын педагогларның күңеленә якын, тормышыбызны, яшәешебезне, мәгариф өлкәсендә булган мөмкинлекләребезне ачып салучы, укытучы-коллегаларның тәҗрибәсен бер-берсенә җиткерүче һәм аларны танытучы чал тарихлы «Мәгариф» журналы оештыра, дип билгеләп үтте министр. Аннан ул үзенең саладагы педагоглык эшчәнлеген искә төшерде.
– Без – күбебез авылдан. Озак эшләдем дип артык мактана алмасам да, үзем дә ике ел авылда балаларга химия фәнен укыттым. Шуңа да авыл укытучысының эшчәнлеге миңа яхшы таныш, – диде Илсур Гәрәй улы. Әнием дә гомер буе шул өлкәдә хезмәт куйды. Авыл укытучысы ул – балаларга гыйлем-тәрбия бирүче генә түгел, гаиләләр әгъзаларын килештерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы, авылда килеп чыккан четерекле мәсьәләләрне хәл итүче, хакимиятнең сүзен халыкка җиткерүче дә. Аның дәрәҗәсе-абруе зур. Бу хезмәтләре өчен, гомумән, укытучыга һәйкәл куярга кирәк, дип әйтер идем.
Бүген укытучының роле үзгәрде дип сөйлибез. Әмма хәзер үзебез дә үзгәрдек бит. Заманга яраклашу бик мөһим. Бүген сезне күзгә-күз очрашып, яшәешегез белән танышу, уңышларыгыз һәм дә хәл итәсе мәсьәләләр белән уртаклашу, сезгә рәхмәтебезне җиткерү өчен дә чакырдык.

Авыл укытучысының эше аеруча катлаулы. Шәһәрдә җәелеп эшләргә мөмкинлекләр зуррак – сыйныфта 25–30 укучы, ә авылда 5–10 бала, әле аннан да азрак булырга мөмкин. Аңа карап, укытучының дәрескә әзерлек эше кимеми, белем-тәрбия бирүгә мөнәсәбәте дә үзгәрми. Шәһәрдәге 25–30 бала арасында алдан баручылар да, уртачалар да, түбәнрәкләр дә була. Анда син куйган хезмәтнең нәтиҗәсе тулырак күренә дип әйтергә кирәк. Ә авыл җирлегендә күпме генә тырышсаң да, нәтиҗәсе күренеп бетмәскә мөмкин. Шул бурычны үз өстенә алып, «Авыл укытучысы» конкурсын оештырып җибәргән һәм катлаулы вазгыять шартларында, үҗәтләнеп, аны дәвам итүче «Мәгариф» журналы редакциясенә рәхмәтемне белдерәм.
Менә ни өчен министр «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишеваның «Авыл укытучылар форумы»н үткәрү турындагы тәкъдимен бик хуплап каршы алды.
– Шуңа охшаш форум ил күләмендә бара. Безгә дә педагоглар, галимнәр бергә җыелып, аларны борчыган мәсьәләләрне күтәргән һәм боларны хәл итү юлларын эзләгән бер чара кирәк. Анда тәҗрибәле педагогларның осталык дәресләрен карарга да, мөгаллимнәргә югары дәрәҗәләргә ирешкән гыйлем ияләре, фән эшлекләре белән күрешергә дә, үзара тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек булыр иде, – дип шәрехләде Сөмбел Нурислам кызы, булачак форумның кайбер максатларын ачыклап. Әлеге фикерне очрашуда катнашучылар бердәм күтәреп алды. Мөхәррир быелгы конкурска кагылышлы яңалыклар хакында да әйтеп узды. Аларның берсе, педагогларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, бәйгедә тәрбиячеләр өчен аерым номинация булдыру иде. Бу юнәлешне киләчәктә үстерү мөһим, чөнки телебезне саклау, аны киләчәк буыннарга сеңдерү нәкъ менә сабый чактан ук башлана, дигән фикерен җиткерде ул. «Авыл укытучысы» конкурсының икенче яңалыгы да бар. Быелдан башлап, финал өлеше республикабыз авылларында һәм район үзәкләрендә узачак. Шулай итеп, авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларының бүгенге яшәеше һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышу мөмкинлеге туа. Быел конкурста катнашучыларга Питрәч районы мәйдан бирсә, киләсе елга авыл укытучыларын Әгерҗеләр көтә, ә чиратта Актаныш районы. Кызганыч, 100 гә якын эш кабул итеп алсак та, башка еллардан аермалы буларак, быел төбәкләрдән катнашучылар булмады. Киләчәктә төбәкләрдәге татар мәктәпләренә чыгып, аңлату эшен дә алып барырга кирәктер, дигән фикерен дә әйтте Сөмбел Таишева.
Авыл – милләтнең рухи бишеге
Сүзне остазларыбыз – инде бик күп еллар шушы конкурсның жюри рәисләре, аны оештыруда һәрдаим ярдәм итүче, Татарстанның халык укытучылары Рәсимә Шәмсетдинова һәм Камәрия Хәмидуллина дәвам иттеләр.

Рәсимә Шәмсетдинова:
– Беренче чиратта укытучылар җәмәгатьчелеген үзебезнең һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим, шушы һөнәрне башкарганда, сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, энергия, эшләү теләген арттырырлык сәбәпләр булып торсын. Нәкъ менә шундый сәбәпләрнең берсе – безнең «Авыл укытучысы» конкурсы. Чынлап та, бик мөһим һәм кирәкле бәйге. Әдәбият-сәнгать әһелләре генә түгел, шәһәрләребез өчен үсеш этәргече булган татар элитасының хәзерге буыны да авылдан чыккан бит. Без – авыл балалары, дип горурланып әйтә алабыз. Безне авыл укытучылары тәрбияләгән һәм үстергән. Милли мәгарифебез тулысынча диярлек алар кулында. Узган елларда да, быел да финалда үткән дәресләрне шундый зур куаныч белән карап утырдым. Телебезнең функциональ яктан мөмкинлекләре бик зур. Нинди генә өлкәгә тукталсак та, аның терминологиясе, аның стиле, ул фәнне укыту традицияләре, аны укыта алырлык әзерлекле укытучылары бар. Бу – бик зур әйбер. Татар телендә терминнар юк, ул телдә фәнне укытып булмый, балалар аңламый дигән сүзләр ясалма рәвештә уйлап чыгарылган. Татар мәктәпләрендә төгәл фәннәрне укыту тирәнрәк, нәтиҗәлерәк булып, татарча укырга теләгән балалар саны арта барса, милли мәгарифкә мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрүен тиз күрәчәкбез. Барысы да үзебезнең кулда.
Мәктәпләрдә татарча укыту торышын өйрәнергә чыккан вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Өстәлләрендәге дәреслекләрнең русча вариантларын читкәрәк алып куеп, менә кулланмалардан файдаланабыз, дип күрсәтергә тырышкан мәктәпләр дә булды. Менә шулай формаль рәвештә, кемгәдер ярарга тырышып кына эшләү булмасын иде. Шөкер, татар телендә дәреслекләребез дә, татар телендә белем бирүче мәктәпләребез дә бар. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә гаҗәп дәрәҗәдә зур эш башкара. Дәреслекләрне тәрҗемә итеп, аларны кулланырга рөхсәт алып, бастырып, мәктәпләргә тапшыру – бик күп көч таләп итә торган хезмәт. Әгәр хөкүмәтебез, җитәкчеләребез бу юнәлештә шундый колачлы, тирән эш башкара икән, димәк, без дә аны шул тирәнлектә һәм шул югарылыкта башкарырга тиешбез. Фәкать шушы юл белән бергә-бергә эшләгәндә генә милли мәгариф системасын үстерә алачакбыз. Татар теле һәм әдәбиятын укытып кына телне саклап калып булмый. Математика, химия, физика, биология кебек төгәл фәннәрне татар телендә укытканда гына тел белүнең сыйфаты югары булачак.
Элек-электән безнең халыкта мөгаллим һәм остазларның ни дәрәҗәдә хөрмәтле булуын яхшы беләбез. Укытучыны олылау, зурлау, ихтирам итү – татарның үзенчәлеге. Укытучылар үзгәрде дибез. Әмма нинди генә чорда яшәсәк тә, җәмгыять аларга һәрвакыт югары таләпләр куйды. Һәр чор укытучысы шушы таләпләргә туры килерлек итеп яшәгән һәм эшләгән. Шуңа күрә, гомумән алганда, укытучының асылы үзгәрмәде һәм үзгәрә дә алмый. Чөнки аның үзалдына куйган максаты бер үк – тирән белем һәм камил тәрбия бирү. Ә инде авыл укытучысы – аерым бер статус. Әгәр дә без бүген милли мәгариф системасын сакларга кирәк дип әйтәбез икән, иң беренче чиратта бу мәсьәләдә авыл укытучыларына мөрәҗәгать итәбез. Шушы максатка турыдан-туры хезмәт иткән “Авыл укытучысы” бәйгесенең алга таба тагын да зуррак масштабларга чыгуын күрсәк иде.
Камәрия Хәмидуллина:
–Авыл баласы ул офыкларны күреп үсә, ул язгы ташуларны карап озата, ул бураннарда бата-чума мәктәпкә бара. Бу күренешләр кешенең рухи халәтенә балачактан тәэсир итә һәм аның рухи дөньясын барлыкка китерә. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Газинур Морат кебек иҗат әһелләре менә шулай туа. Шуңа күрә, коллегалар, милләтнең рухи бишеген – авылларыбызны һәм андагы балаларыбызга белем дөньясын ачкан мөгаллимнәребезне саклыйк! Татар мәктәпләре болай да бармак белән генә санарлык. Ир-ат укытучыларыбыз аз. Аларны өлешчә мобилизациядән кичектереп тору мәсьәләсе хәл ителсә иде.

Конкурс барышында төгәл фәннәрдән дәресләрнең ана телендә бирелүенә сөенеп утырдым. Шуңа күрә быел да шәхсән иң зур балларым физика укытучысына куелды. Чөнки ул катлаулы теманы балаларга татар телендә бер дигән итеп аңлатты. Хәзер авыл мәктәпләрендә дә безгә рус телен белергә, БДИ бирергә кирәк дигән вәсвәсәләргә бирелеп, рус телендә укытуга күчсәләр, балаларыбыз русча белем алырга күрше авылга чаба башласалар, авыл бишек булудан туктый, җәмәгать! Аны бишек итеп, телебезнең, милләтебезнең сакчысы итеп тоту нәкъ менә авыл укытучысыннан тора. Шуңа да авыр һәм җаваплы хезмәтебездә, заман җилләренә, заман давылларына бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча алга таба барырга кирәк. Авыл укытучысына игътибарны арттыру максатыннан, ел саен зур күңел күтәренкелеге белән бу эшкә тотынган, кыенлыклар алдында туктап калмыйча, укытучыларны, тәрбиячеләрне үзләре артыннан ияртеп алып кереп киткәннәре өчен «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренә мең рәхмәт.
Белем дәрәҗәсе аерылмый
Үз чиратыбызда без дә конкурсның финал өлешен уздыруда сигез ел дәвамында зур булышлык күрсәтеп, озак еллар үзе җитәкләгән һәм аның брендын булдырган 2 нче гимназиядә авыл укытучыларына осталык мәйданы биргән Камәрия ханымга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Очрашуга ветеран укытучы, гомерен авыл мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган Флюра Афанасьева да чакырулы иде. Ул әле һаман да укытучының печән әзерләү, бәрәңге, чөгендер җыеп алу кебек авыр эшләрдән азат булмавы турында сөйләп, авылда белем бирү дәрәҗәсенең шәһәрдәгедән аерылып тормавын әйтте. «Үз оныкларымның берсе – шәһәрдә, икенчесе авылда белем ала. Икесенең дә белем дәрәҗәсе бертөрле», – диде ул. Интернетта мәгълүмат күп булса да «Мәгариф» журналының укытучы өчен өстәл журналы булуыннан туктамавына басым ясады.
Флюра ханымның чыгышын тыңлап дулкынланган профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов сүзен яшьлеген искә төшерүдән башлады. «Үземә институтта укыган вакытта ук Восстание урамындагы бер мәктәптә укытырга туры килде. Шул 3 ел эчендә мәктәпкә карата шулкадәр нәфрәт туды, шулкадәр биздем, һич кенә дә анда эшләргә теләмәдем. Әмма әнием авырып китү сәбәпле, авылга кайтырга мәҗбүр булдым. Ә анда бердәнбер эш – мәктәп. Кайтуга мине мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Аннан шул ук районда роно мөдире булып эшләдем. Бары авылга кайткач кына, мин үземә чын мәгънәсендә Ходай тарафыннан бирелгән сәләт һәм яшәвемнең мәгънәсе укытучы эше икәнен аңладым. Бар тормышым педагогика белән бәйле. Бүгенге авыл укытучылары турында сөйләгәндә, бер мисал китерәсем килә. Казан педагогия институтында эшли башлаган вакытларда ук мин педагог белгечлеге бирә торган факультетларны кызыл дипломга тәмамлаучы егет-кызларны анализлый башладым һәм, ышанасызмы-юкмы, аларның 85–90 проценты авыл мәктәбен яисә район үзәгендәге урта уку йортын тәмамлап килүчеләр икәнлеген ачыкладым. Моның бер сәбәбен мин узган гасырның 90 нчы елларында Россиянең мәгариф системасын мәҗбүриләп Балонский процессына кертүдә күрәм. Ул иң беренче чиратта шәһәр мәктәпләренә кагылды. Ә авыл мәктәпләре аны кабул итмәде. Алар классик белем бирү системасын дәвам иттеләр. Ә классик укыту һәм тәрбия тәгълиматының нигезендә дини кануннар, халыкның гореф-гадәтләре ята. Дин ул – фәлсәфә, ул – педагогика. Мәктәпләрне болай да аз санлы ир укытучылардан мәхрүм итү – мәгариф системасына хилафлык салачагын истә тотып, аларны өлешчә мобилизацияләүне кичектереп тору мәсьәләсен хәл итү турындагы фикерне мин дә хуплыйм.
Бәяләү – камилләшүгә этәргеч
Министр белән күрешү алдыннан гына конкурста җиңүчеләрнең икесе – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Руслан Нәбиуллин һәм Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлназ Сабирова «Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Манзара» тапшыруында кунакта булып, үз сөенечләре белән уртаклашып кайтканнар иде.
«Башта җиңүемә ышанмый да тордым, хәзер шатлык һәм горурлану хисләре белән бергә, бераз борчылып та куям, чөнки киләчәктә дә эшемне шушы исемгә лаек булырлык итеп дәвам итәргә кирәк. Шөкер, без укыган чакта вузда татар төркемнәре бар иде. Шул чакта алган төпле белем җиңүгә нигез булгандыр инде. Яшьтән үк төрле тәҗрибәләр үткәреп, яңа технологияләр белән кызыксынып үстем. Үз фәнеңне яратмасаң, аның серләрен укучыга җиткереп тә булмый торгандыр», – дип сөйләде конкурста беренче урынны алган Руслан. Педагогия институтында укый башлагач, укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтовның аңа: «Син бу көннән Руслан түгел, Арыслан булырсың», – дип әйтеп куюын искә төшереп, һәммәбезне көлдереп тә алды ул.
Укытучылар династиясе вәкиле, бик күп еллар данлыклы Әлдермеш мәктәбендә биологиядән белем бирүче Гөлназ ханым министр янындагы очрашуда сүзен«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары укытучыларга гыйлем өстәү чыганагы булып тора, – дип башлады. – Әнием 43 ел буе мәктәптә математика укытты. Шуңа күрә мин «Совет мәктәбе» дигән журналны балачактан күреп үстем. Ул нинди генә чара үткәрергә әзерләнсә дә, шул журналны барып ача иде. Шулай күңелемдә укытучы булу хыялы бөреләнде, бүтән төрле һөнәр алу турында уйламадым да. Минем арттан өч бертуган энем шушы һөнәргә укып кайттылар. Аларның тормыш иптәшләре дә – укытучылар. Үземнең 3 балам да мөгаллимлек юлын сайлады. Дөресен әйтәм, әгәр «Мәгариф» журналын өйгә алдырмаган булсам, башымда конкурста катнашу турындагы фикер тумаган булыр иде. Гомумән, әлеге бәйгегә әзерләнү, хезмәттәшләрем белән аралашу барышында мин үземне һөнәри яктан берничә баскычка үстем дип саныйм. Мең рәхмәт сезгә! Хезмәтебезне шулай күрүчеләр һәм бәяләүчеләр булганда, без әле яшибез һәм киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешербез дигән өметебез бар!» – дигән фикерләре белән уртаклашты Гөлназ ханым.
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Сөләйманов «Мәгариф» журналы белән 1996 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Конкурста өченче урынны алган мөгаллим үзен бу бәйгенең финал өлешенә җибәрергә теләмәүләрен әйтеп министрны да, башкаларны да гаҗәпкә калдырды. «Конкурс җәйге чорда үтә, бу вакытта авыл ирләренең эше бетәрлек түгел, кемдер кырда, кемдер урманда дигәндәй. Журналның бүлек мөдире Таһир Сабирҗанов, «Мәгариф»тә ел да язмаларым чыгып барганын искә алып, бәйгедә катнашырга тәкъдим иткәч, аның сүзен аяк астына салып таптамыйм, дип кенә тотынган идем бу катлаулы белем марафонына. Финалга үткәч, мәктәптән рөхсәт булмаса да, тәвәккәлләп чыгып киттем. Җиңү белән кайткач, сүз әйтмәделәр тагын», – дип көлдерде ул бүлмәдәгеләрне. Укытучының уен-көлкедән башланган сүзе бик җитди темаларга кереп китте. Рамил әфәнде бүгенге көндә укытучыларның кулын богаулаучы иң авыр мәсьәләләрнең берсе булган кәгазь эшенә дә тукталды, балаларны һәм укытучыларны мәҗбүриләп төрле формаль чараларга (тестлар, конкурслар һ.б.) катнаштыру мәсьәләсен дә читләп үтмәде. «Кемгәдер ярарга тырышып, без үз-үзебезне ялганга күмүдән тыш, балаларны да алдашырга өйрәтәбез. Теләп эшләмәгән чараның бернинди нәтиҗәсе юк. Зинһар, болай да кыйммәтле вакытыбызны кирәкмәгән эшләр белән урламагыз, безгә укучыларны укытырга вакыт бирегез», – дип сөйләде ул. «Авыл укытучысы» конкурсының әһәмиятен билгеләп, аны «Ел укытучысы» бәйгесе кебек үк, зурлап уздырырга тәкъдим итте.
Дипломнар, чәчәкләр, бүләкләр, җылы сүзләр һәм милли ризыкларыбыз белән чәй табыны... Очрашу әнә шулай дәвам итте. Соңыннан Илсур Һадиуллин килгән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. «Остазларыбызның чыгышын тыңладык, мөгаллимнәребезнең йөрәктән чыккан сүзләрен ишеттек. Тормышлар авыр булуга, язмышлар төрле булуга карамастан, бу – үзебез сайлаган язмыш – белем һәм тәрбия бирү, кешеләргә үрнәк булу, сабырлык аша, нәтиҗәле уңышларга ирешү. Шул безнең төп максатыбыз. Киләчәктә дә катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп шулай бергә-бергә, аңлашып эшләргә язсын!» – дип төгәлләде ул сүзен.
Минем дә сүземне шушы очрашуда яңгыраган бер акыл иясе фикере белән тәмамлыйсым килә. «Бер елдан уңыш алам дисәң, иген чәч, ун елдан җимеш алам дисәң, агач утырт, ә гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җирдә якты эз калдырам дисәң, гыйлем бир!» – дигән ул. «Авыл укытучысы» бәйгесе оешканга алдагы елда 10 ел булачак. Димәк, аңа җимешен күрергә – конкурстан форумга әйләнергә бик вакыт!

Фәния Лотфуллина
Альберт Сабир фотолары
Комментарийлар