Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан гаете кысаларында уздырылучы чаралар

Иртәгә, 20 июльдә, олуг бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча милләттәшләребезне әлеге бәйрәм белән котлады.Корбан бәйрәменең Татарстан мөфт...

Иртәгә, 20 июльдә, олуг бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барча милләттәшләребезне әлеге бәйрәм белән котлады.
Корбан бәйрәменең Татарстан мөфтие катнашындагы төп чарасы Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Аннан турыдан-туры трансляция оештырылачак. Аны «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур ТВ» телеканалларыннан, шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтыннан һәм «Хозур ТВ»ның YouTube каналыннан карый алачаксыз.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда.
«Хозур ТВ» каналларында Корбан гаетенә багышланган төп чаралар Галиев мәчетеннән иртәгә иртәнге өченче яртыда (2 сәг 30 мин) күрсәтелә башлаячак. «ТНВ–Татарстан» һәм «ТНВ–Планета» тамашачылары туры эфирга иртәнге дүртенче 10 минуттан (3 сәг 10 мин) Коръән укуын тыңлый алачак. Ә инде дүртенче яртыдан (3 сәг 30 мин) мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкына гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк.  Ә Гает намазы иртәнге сәгать 4 тә башлана.
Корбан гаетенең трансляциясен кабатлау рәвешендә иртәгә «ТНВ-Татарстан» каналыннан иртәнге сәгать 9 да, ә «ТНВ-Планета» каналыннан көндезге беренче 20 минутта (12 сәг 20 мин) да карарга мөмкин булачак.
Корбан гаете уңаеннан иртәгә һәр өйдә бәйрәм рухы хөкем сөрер. Бәйрәм рухы урам-паркларда да сизелми калмас. Күп җирдә, ковидка каршы чаралар күреп, гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә оештырылачак. Әйтик, Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Корбан фест» гаилә фестивале узачак. Анда килгәннәр мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый, аниматорлардан шоу, велошоу һ.б. күрә алачак. Әлеге фестиваль  көндезге сәгать 1 дә башланып, кичке 5 кә кадәр дәвам итәчәк
               Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ