Логотип Магариф уку
Цитата:

Күз табиблары борчыла

Пациентлар  офтальмологларга  еш кына авырулары, шул исәптән  онкологик чирләре азып киткәч кенә мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракларның күп очрагын дәвалап булмый.  “Татар-информ”да...

Пациентлар  офтальмологларга  еш кына авырулары, шул исәптән  онкологик чирләре азып киткәч кенә мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракларның күп очрагын дәвалап булмый.  “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә  Республика клиник офтальмология  хастаханәсенең  клиник-эксперт хезмәте буенча баш табиб урынбасары, Татарстанның  атказанган табибы Илгиз Исмәгыйлев сөйләде.
“Безнең халык офтальмологка ярдәм сорап  вакытында мөрәҗәгать итмиләр, – диде ул. – Без бу күренеш белән һәркөнне очрашып торабыз.   Чирнең азганлыгыннан гаҗәпкә калабыз.  Күзләрендә бер ел дәвамында үскән онкологик шеш белән килгән авырулар бар. Алар күзләре күрми башлагач кына безне исләренә төшерәләр".

Илгиз Исмәгыйлев ретинобластоманың бик тә куркыныч чир булуын әйтте. Әгәр күз челтәре рагын дәваламасаң, метастазлар кешене үтерергә мөмкин.
Табиб теләсә нинди авыр чирне җиңәр өчен  һич югы елга бер тапкыр офтальмологта күренергә, әйтик, вакытында диспансеризация узарга  кирәк диде.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең офтальхирургы Элина Минхузина үз практикасыннан шундый очрак турында сөйләп үтте.Клиникага ашыгыч ярдәм линиясе буенча урта яшьтәге бер ханым күрү кыры тараюыннан зарлана.
“Аның күзләре 100 процент күрәләр. Әмма бер көнне ул күз күременең тараюын сизеп ала. Тикшерә башлагач, анда зур яман шеш - меланома барлыгы ачыкланды, – диде ул. – Препаратлар ярдәмендә генә җиңәрлек түгел иде. Авыруны Мәскәүгә җибәрдек. Анда аның күз алмасын алдылар.”
Табиб онкологик авыруның күз күременә зыян китерми башлануы да бар  дип белдерде.
“Әгәр дә ул вакытында диспансеризация узса. Табибларга күренсә, тикшеренеп йөрсә, әлеге шеш башланган чагында ук  ачыкланыр иде,”–  дип, борчылуын белдерде.
Күз табиблары каләм әһелләренә дә күзләрен даими тикшереп торырга киңәш иттеләр.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: "Башкала" клиникалары челтәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ