Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» юбилейлы бәйгеләре җиңүчеләрен котлады

110 еллык бай тарихы булган «Мәгариф» журналының чишмә башы нидә дисезме? Әлбәттә, авторларыбызда. Алар – безнең зур байлыгыбыз, ныклы терәгебез. Чөнки журналыбызның кайсы гына санын кулга алмыйк, анд...

110 еллык бай тарихы булган «Мәгариф» журналының чишмә башы нидә дисезме? Әлбәттә, авторларыбызда. Алар – безнең зур байлыгыбыз, ныклы терәгебез. Чөнки журналыбызның кайсы гына санын кулга алмыйк, анда 25 – 30 авторның язмасын укып хозурланабыз. Ә инде авторларыбызның иҗади активлыгын арттыруның бик тә үтемле юлы бар: ул да булса, әледән-әле иҗади конкурслар игълан итү. Бу җәһәттән, журналыбыз ел саен мөгаллимнәребез арасында биш-алты шундый бәйге уздырырга тырыша. Әле моннан ике ай элек кенә «Авыл укытучысы-2022» конкурсына нәтиҗә ясаган идек. Һәм менә бүген тагын ике конкурсыбызга йомгак ясадык. Бүген «Татмедиа» бинасының Яңа ел чыршысы белән бизәлгән фойесында иртәдән үк үзгә җанлылык хөкем сөрде.
   
Безнең «Мәгариф» журналы оештырган «Яшел бишек» һәм «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурслары җиңүчеләре бүләкләү тантанасына җыйналган иде.Шунысын да искәртим: бу ике конкурсыбызны инде бишенче ел рәттән үткәрүебез, димәк, киләсе елның мартында үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенган журналыбыз конкурсларының да бишьеллык тарихы бар дигән сүз.
 
Җиңүчеләребез республикабызның төрле районнарыннан: кул сузымындагы Балтач, Әтнә, Яшел Үзән, Арча төбәкләреннән тыш, Чүпрәле, Мөслим, Апас, Азнакай, Әлки кебек ерак-ерак районнардан ук иде. Йокысыз төннәрең бәрабәренә күңел җылыңны салып, бар көч-сәләтеңне биреп язган иҗат җимешеңне – дәрес эшкәртмәңне яки сыйныфтан тыш чараң үрнәген мәртәбәле жюри әгъзаларының шундый югары бәясенә лаек булган икән – ерак араларны якын итеп, очып диярлек килеп җитүләренә бер дә гаҗәпләнерлек түгел.
 
Бүгенге очрашуда да алар милләтебезнең олпат шәхесләре авызыннан ничаклы үтемле сүзләрен, кыйммәтле үгет-нәсыйхәтләрен ишетте. Югыйсә кем белән генә очрашып сөйләшмә, телебез бетә, мәктәпләребездә татарча укыту кысыла бара дигәнрәк зарлану сүзләрен ишетәсең.

Ә бүгенге тантанадагы эчкерсез сөйләшү исә күңелләрдә әле бу мәсьәләдә бөтенләй үк өметсезлеккә бирелергә кирәк түгел икән дигән фикер уятты.
     
Бүгенге тантанабызның спикерлары үзләре генә ни тора! «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил ага Фәйзуллин, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, әлеге ике конкурсыбызның жюри рәисләре – КФУның IT-лицееның химия укытучысы, А.М.Бутлеров исемендәге химия институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халикова белән Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов. Икенчедән, бүгенге очрашу башыннан ахырына кадәр саф татар телендә барды. «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсының «Робототехника» номинациясендә җиңүче дип табылган Азнакай районының Җиңү бистәсендәге урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Владимировна Саниеваны, исем-фамилиясенә карап, бүгенге очрашуга кадәр рус милләтеннәндер дип йөргән идем. Бактың исә ул да үз милләтебездән булып чыкты: бүләк алганнан соң рәхмәт сүзләрен саф татар телендә җиткерде ул. 

Эчкерсез очрашуны «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Нурислам кызы Таишева алып барды. Ул үзенең бик тә тәфсилле чыгышында редакциябезнең быелгы эшчәнлеге, алдагы эш планнары, конкурслар хакында презентация аша тулы мәгълүмат бирде.

Очрашу ике конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды. Равил ага Фәйзуллин белән Җәүдәт ага Хөсәеновлар да аларның һәркайсына автографлы китапларын бүләк итте.
Кыскасы, бүгенге очрашу анда катнашкан һәркем күңелендә онытылмас якты хатирәләре белән озак сакланыр әле.

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ