Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә аерым контрольдә булачак мәсьәлә

Казан шәһәре мэры киләсе уку елында аерым контрольгә алыначак  мәсьәлә турында сөйләде.  Мәктәптә туклануны оештыру һәрвакыт аерым контрольдә булачак, чөнки ул балаларның сәламәтлеге һәм аларның киләч...

Казан шәһәре мэры киләсе уку елында аерым контрольгә алыначак  мәсьәлә турында сөйләде.  Мәктәптә туклануны оештыру һәрвакыт аерым контрольдә булачак, чөнки ул балаларның сәламәтлеге һәм аларның киләчәге белән бәйле. Мондый фикерне Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Белем көненә  Татарстан башкаласының 36 мәктәбендә кпиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнәргә тиеш. 33 мәктәпне төзекләндерү Казан бюджеты хисабына 170 млн сумга башкарыла, ә өч мәктәпне – «Мәктәп рестораны» проекты кысаларында 19,4 млн сумга Азык-төлек департаменты акчасына, дип хәбәр итә шәһәр мериясе.   «Болар барысы да ашханәләрнең санитар-техник торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәпнең мөмкинлекләре булган урыннарда утыру урыннары санын арттыру максатыннан төшке аш залларының мәйданы артачак. Бу мәктәпләргә Департамент акчасына 14,8 млн сумлык җиһазлар сатып алына», - дип  сөйләде Р.Мөхәммәдшина.
Азык-төлек блокларына 1300 берәмлек заманча җиһаз сатып алыначак, мәктәпләрдә 1 нче  сентябрьгә кадәр 400 берәмлек барлыкка киләчәк.
Департаментта социаль учреждениеләргә китерелә торган ризыкның сыйфатына аерым игътибар бирелә, чөнки аны алучыларның 98 проценты — балалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ