Мамадыш десантчылары бәйрәм итте
Бу атнада бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы билгеләп үтелде. Мамадыш десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.Районда 112 ВДВ ветераны исәпләнә. Бу көнне Мамадышның ...
Бу атнада бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы билгеләп үтелде. Мамадыш десантчылары да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.
Районда 112 ВДВ ветераны исәпләнә. Бу көнне Мамадышның ике дистәдән артык ветераны, зәңгәр береттан һәм тельняшкалардан киенеп, флаглар белән бәйрәмгә җыелды. Иң беренче котлау сүзләрен Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Сенкевич җиткерде. Ул ветераннарга Ватанга хезмәт иткән, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Котлау сүзләре белән шулай ук ВДВ ветераннары Виктор Лазутин, Фәнил Гыйззәтуллин чыгыш ясадылар. Десантчыларның күңелгә кереп калырлык бер яхшы гадәтләре бар. Ел саен Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына йөри.
«Мин үзем бәйрәмне утыз елдан артык билгеләп үтәм. Пандемия белән бәйле рәвештә, быел Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына бара алмады әле. Әмма балалар, безнең ярдәмнән башка калмаячак», – дип билгеләп үтте Мамадыш районы ның Десантчылар берлеге рәисе Фәнил Гыйззәтуллин.
ВДВ ветераны Виктор Лазутин, быел үзенең армиядән кайтуының 50 еллыгын билгеләп үтте. Парашюттан 1500 м биеклектән сикерүен, аннан төшкәндәге кичерешләрен дә сөйләде. Ә менә Алмаз Галимбәковның бу –беренче бәйрәме. Ул да, үзенең ветераннар сафына килеп, бәйрәм итә алуына шатлыгын яшерми.
Бу изге җанлы ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ балаларны шулай шатландырганнары өчен, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, күп еллар бәйрәмнәрен шатланып каршы алуларын теләп калабыз. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,
Мамадыш районының «Туган якны өйрәнүчеләр» оешмасы рәисе, мәгариф ветераны
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Үзебезнекеләрне үзебез кайгырмасак, кем кайгыртыр?!
Нургали Булатов, Хәлим Гайнуллин. Әлеге өлкән журналистларны яшь каләмдәшләребез белмидер дә инде. Белмәсәләр дә гаҗәп түгел. Хәлим абыйга узган елның декабрендә җитмеш яшь тулды. Нургали абый исә 28...
Нургали Булатов, Хәлим Гайнуллин. Әлеге өлкән журналистларны яшь каләмдәшләребез белмидер дә инде. Белмәсәләр дә гаҗәп түгел. Хәлим абыйга узган елның декабрендә җитмеш яшь тулды. Нургали абый исә 28 июль көнне генә 82 яшен билгеләп үтте.
Бер караганда, җитмеш-сиксән, исән-сау булсаң, әллә ни зур яшь тә түгел. Үз аягыңда йөреп торсаң, билгеле. Хәлим абый, 2010 елда баш миенә кан сауганнан соң, менә унбер ел инде өеннән мөстәкыйль чыга алмый. 2013нче елда Нургали абыйны аяклары тыңламый башлады. Табиблар мондый очракларда , «бөтен авырулар да нервыдан», ди инде. «Ватаным Татарстан» газетасыннан эштән киткәч, матур гына «Мәдәни җомга» газетасында эшли башлаган иде ул. Ни хәл итәсең, озак эшләргә язмаган икән. Нургали абый хәрби-патриотик темага өстенлек бирә, спорт темасын да үз итә иде. Татар генераллары турында «Йолдызлы йолдызлар» дигән китап та чыгарды әле ул. Хәлим абый исә татар журналистикасы тарихында «Шәһри Казан» газетасына нигез салучы, аның беренче баш мөхәррире буларак яхшы мәгълүм (1990-1996). Матбугат министры урынбасары да булып эшләп алды. 2000-2010 елларда сүнәм-сүреләм дип торган «Право и жизнь». «Хокук һәм хәят» журналын тергезеп җибәрде һәм теге зәхмәт килеп ябешкәнче нәшер итеп килде.
Хикмәт шунда: Ходайның рәхмәте, Татарстан Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фондының булышлыгы белән соңгы елларда, Корбан гаете көннәрендә алеге хасталарның хәлен белешеп чыгу насыйп була миңа. «Зәкят» фонды рәисе Булат Мәрданов, бераз бушауга, хаста журналистларыгызга корбан ите кертеп чыкмассыңмы, дип шалтырата. Әлбәттә инде, дим мин, шундый саваплы эштән читтә калып булмас.
Каләмдәшебезнең хәләл җефете Фәнисә ханым Гайнуллина безне ачык чырай белән каршы алды. «Өчпочмагым пешкән, чәй эчмичә китмисез», – дип табын янына утыртты.
Әле дә журналыбыз чыгып килә. Дөрес, аның исеме бераз үзгәрде. Хәзер «Право и жизнь в Татарстане» дип атала. Хәлимнең урынбасары булган Айгөл Җиһаншина белән бергәләп чыгарабыз. Ул – мөхәррир, мин – корректор. Өч айга бер тапкыр дөнья күрә. Корректор хезмәте кирәк булса, әйтегез. Татарча, урысча текстларны да редакцияли алам», – дип уй-ниятләре белән уртаклашты ул. Хәлим абый елмаеп күрешсә дә, аны-моны әйтмәде, танымады.
Хастаның хәлен сораштырам. «Элегрәк бик рәхәтләнеп телевизор карый, кайберәүләрне таный да иде. Хәзер телевизордан гаме китте. Эшләр алга таба бармый инде. Дуслары да оныта башлады. Шылтыратучылар бик сирәк», – дип көрсенеп куйды ул. Корбан итен, балконга алып чыгып, ваклап бирдек тә юлга кузгалдык.
Нургали абыйга корбан итен вакларга туры килмәде ансы. Элеккечә егетләр кебек гайрәте ташып тора аның. Һәрхәлдә куллары бик көчле: кысып тотса, тиз генә ычкыдырам димә. Тик менә аяклары тыңламый шул. Хәер, соңгы вакытта колагы начар ишетә башлаган. Сөйләр сүзләремне кәгазьгә язып аңлатырга туры килде. Күп нәрсәне белеп тора икән үзе. Аерым алганда, “Ватаным Татарстан” газетасында булган барча соңгы яңалыклардан хәбәрдар. «Мөнир Әһлиуллин, Габделбәр Ризванов, Камил Сәгъдәтшин, Илсөяр Хәйруллина, Люция Фаршатова ни-нәрсә белән мәшгуль», – дип аерым атап кызыксынды әле. Шөкер, бүген кече кызы табибә Наиләсе карамагында хөрмәт-ихтирам күреп яши ул.
Бу юлларны нигә яздым соң? Каләмдәшләр, өлкән журналистларыбызны онытып бетермик, дим. Үзебезнекеләрне үзебез кайгырмасак, кем кайгыртыр?! Әлбәттә, чәй, чәкчәк күтәреп тә хәл белешеп чыгып була. Хәл белешү дә – савап. Корбан ите күтәреп керсәң, күңеллерәк, билгеле.

Рәшит МИНҺАҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар