Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш тарихчылары заманча эшләргә өйрәнә

Мәктәбебез базасында Мамадыш районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары булып узды. «Яңартылган дәүләт стандартлары шартларында укучыларның уку күнекмәләрен  һәм мөмкинлекләрен ачуда фун...

Мәктәбебез базасында Мамадыш районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинары булып узды. «Яңартылган дәүләт стандартлары шартларында укучыларның уку күнекмәләрен  һәм мөмкинлекләрен ачуда функциональ белемлелекнең әһәмияте” дигән темага багышланган әлеге семинар гамәли яктан укытучылар өчен бик файдалы булды. Усали мәктәбеннән Л.Константинова, Түбән Яке мәктәбеннән Ә.Вәлиәхмәтова, Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбеннән Т.Шишкинаның әлеге проблема буенча әзерләнгән тирән эчтәлекле, эш тәҗрибәләренә нигезләнеп әзерләнгән чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Аларның чыгышы теоретик материалны гамәли куллану алымнарын күрсәтү белән үрелеп алып барылды. Калган  коллегалар да фикер алышуларда актив катнашты.
Семинарның икенче өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Раилә Хәйрулла кызы Әхмәтшина, семинар темасы итеп алынган проблеманы чишүдә төбәк материалын файдалануның да уңай нәтиҗәләр бирә алуына басым ясап, мондый мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска чакырды. Әлеге семинарның безнең мәктәптә узуы да очраклы булмавын искәртте ул. Чөнки безнең төбәк тарихын өйрәнү буенча күпьеллык тәҗрибәбез һәм бай материалыбыз, шуларга нигезләнеп төзелгән, меңнән артык экспонаты булган бай музеебыз бар. Семинарда катнашучыларны музей буенча экскурсиядә йөртеп, Идел Болгарстаны шәһәрчеге булган Кирмәнчек тарихы белән таныштырдым, казылмалардан табылган артефактлар шулай ук кызыксыну уятты. Музейдан соң семинарда катнашучыларга «Россия тарихында Кирмәнчекнең тоткан урыны» дигән темага интерактив сыйныфтан тыш чара тәкъдим иттем. Әлеге чарада төбәгебездәге легендалар, мифлар аша шәһәрчекнең тарихын чагылдырырга тырыштым, театральләштерелгән легендаларны уйнауда укучылар да, укытучылар да, мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Төбәк тарихын шундый ысул белән бирү бик отышлы булды, үзебез дә, килгән кунаклар да канәгать калдылар.
Соңгы чара халкыбызның Болгар чоры һәм Алтын Урда чорына караган сораулардан төзелгән квест иде. Әлеге мастер-класста укытучылар, дүрт командага бүленеп, 4 станция аша уздылар. Җиңүче ачыкланып, аларга бүләкләр тапшырылды.

Семинар ахырында методист Р.Х.Әхмәтшина йомгаклау сүзе белән чыкты, актив катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

Әлеге семинарны әзерләгәндә һәм уздырганда үзем эшләгән мәктәпнең администрациясенең дә, мәктәп коллективының да, коллегаларымның да ныклы ярдәмен тойдым, зур рәхмәт барысына да.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ