Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү активисты Тимур Сабиров вафат булган

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә. Фото: https://avtonomiya.tatar«Ду...

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.
Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булган Фото: https://avtonomiya.tatar
«Дустыбыз һәм хезмәттәшебез Тимур Сабиров безнең автономия активистлары сафыннан китте һәм мәңгелек дөньяга юл алды. Тимур безнең проектларның җаны иде, ул автономиянең барлык медиа-ресурсларының өзлексез эшләвен тәэмин итте. Интернетта сез күргән барлык әйберләр – аның хезмәте. Тимурның төрле проектларны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез», – диелә хәбәрдә.
Миллионлаган аудитория җыйган онлайн-трансляцияләр, Җир шарының төрле нокталарында күрсәтелгән «Ак Бүре» мультфильмы, чараларның афишалары, видеороликлар – боларның барысына да аның өлеше кергән.
«Ул искиткеч ярдәмчел һәм киң күңелле кеше иде. Хәтта иң кыен хәлләрдә дә «эшлибез» дип җавап бирде һәм эшләде дә! Тимурның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланачак. Аның хатыны һәм ике баласы калды. Тимурның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгаләдән аның җанын кабул итүен сорап дога кылабыз», –  диелә хәбәрдә.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ