Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ярдәмгә

Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү үсешендә яңа этап башланды.

Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү үсешендә яңа этап башланды. Бүгенге көндә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүдәге үзгәрешләр, яңалыклар турында сөйләшү һәм яңа норматив документлар белән якыннанрак танышу өчен без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Гелнур МАНЮРОВАга мөрәҗәгать иттек.
– Гелнур Халирахмановна! 2013 елның 1 нче сентябреннән гамәлгә кергән «Мәгариф турында» РФ Законы мәктәпкәчә белем бирүне гомуми белем бирүнең беренче баскычы буларак билгели. Яңа Закондагы үзгәрешләргә ачыклык кертеп, иң мөһим өлешләренә аңлатма биреп китсәгез иде.
– Яңа Закон  нигезендә балага белем һәм  тәрбия бирүгә киткән чыгымнар өч юнәлештә карала:
– белем бирү өчен финанс чыгымнары (тәрбиячеләргә хезмәт хакы түләү, уенчыклар һәм укыту-методик әсбаплар  белән тәэмин итү һ.б.) – республика бюджеты хисабына;
– тормыш-көнкүреш кирәк-яракларына киткән чыгымнар – муниципаль органнар хисабына;
– балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен чыгымнар – әти-әниләр түләве хисабына.
Әлеге Закон нигезендә балалар бакчасында  түләүле өстәмә хезмәт күрсәтү тыела. Барлык түләүле өстәмә шөгыльләр бары тик әти-әниләр теләге буенча гына үткәрелергә мөмкин.
Түләүле түгәрәкләр яисә шөгыльләр балалар бакчасының төп белем бирү программасы буенча эшчәнлекне оештыру вакытында яисә аның  бәрабәренә үткәрелергә тиеш түгел. Өстәмә түгәрәкләр яисә шөгыльләрнең сәгатьләр саны һәм дәвамлылыгының санитария таләпләренә яраклаштырылган  булуы  катгый рәвештә чикләп күрсәтелә: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә атнага 2 шөгыльдән (түгәрәк яисә  секциядән) артык булмаска тиеш.
Кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә көннең икенче яртысында андый шөгыльләр үткәрү тыела.
– Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы карары  (30.08.2013, № 1014) нигезендә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең   программасы буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм тормышка ашыру тәртибе расланды. Нәтиҗәдә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең гамәлдәге Типовое положениесе үзенең көчен югалтты. Әлеге карар нигезендә нинди үзгәрешләр кертелде?
– Әлбәттә, байтак үзгәрешләр кертелде. Беренчедән, яңа эш тәртибе мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль оешмалар өчен генә түгел, ә бәлки шәхси оешмалар өчен дә мәҗбүри санала. Икенчедән, Типовое положениедән аермалы буларак, физик  мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүче оешмаларның эшчәнлек үзенчәлекләрен билгеләгән махсус бүлек (III бүлек) кертелгән. Өченчедән, беренче мәртәбә инвалид балаларга өенә барып белем бирү кертелә.
 – Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан Россия тарихында тәүге тапкыр мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары (ФГОС ДО) гамәлгә керде. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 17 нче октябрендә кабул ителгән һәм РФ Юстиция министрлыгының 2013 елның 14 нче октябрендә теркәлгән карарлары нигезендә тормышка ашырылды. Яңа стандарт таләпләре белән төгәлрәк таныштырып китсәгез иде.
– Стандартта күрсәтелгән барлык таләпләр дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  гаилә балалар бакчаларында белем бирү төре дә карала.
Стандарт баланың шәхси үсеше, шәхси үсеш юлын билгеләү һәм  сәламәтлеге чикләнгән балаларның үзенчәлекле ихтыяҗларын исәпкә алуның норматив хокукый шартларын билгели.
Яңа стандарт төп укыту программаларының төзелешенә, эчтәлегенә һәм күләменә, укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән кадрлар мәсьәләсе, финанслау, материаль-техник база булдыру һ.б.), төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә катгый таләпләр куя. Әлеге таләпләрне тормышка ашыру юлында аны тиешле нормативлар белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү, матди-техник шартлар булдыру кебек зур бурычларны чишәргә туры киләчәк.
Тагын шунысын әйтергә кирәк: һәр мәктәпкәчә белем бирү оешмасы  стандарт таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына туры китереп, үзенең төп белем бирү программасын эшләргә тиеш.
– 2009 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы карары (23нче ноябрь, № 655) нигезендә федераль дәүләт таләпләре (ФГТ) кабул ителгән иде. Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем  стандартларының  федераль дәүләт таләпләреннән   аермалы яклары нидән гыйбарәт?
– Беренчедән, яңа стандартларда мәктәпкәчә белем бирү программасының  мәҗбүри (гомуми күләмнең 60%ыннан ким булмаган) һәм белем бирүдә катнашучылар төзегән (40%тан артык булмаган) өлешләрдән торуы  күзаллана. Федераль дәүләт таләпләре буенча ул 80% һәм 20%ны тәшкил итә иде.
Белем бирүдә катнашучылар төзегән өлеш төрле юнәлешләрдәге белем бирү программаларын чагылдырырга, шул исәптән милли үзенчәлекләрне һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларның махсус ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш.
Икенчедән, белем бирү программасының эчтәлеге үз эченә шәхесне үстерүнең 5 юнәлешен алырга тиеш: социаль-коммуникатив үсеш; танып белү үсеше; сөйләм үстерү; сәнгати үсеш һәм физик үсеш.
Федераль дәүләт таләпләре буенча төп белем бирү программасы төзелешендә 10 белем бирү өлкәсе бар иде.
Өченчедән, белем бирү программасы 3 төп өлешне үз эченә ала:
–       максат;
–       эчтәлек;
–       оештыру.
Аларның һәрберсендә төп һәм белем бирүдә катнашучылар төзегән өлеш чагылыш табарга тиеш.
Федераль дәүләт таләпләре нигезендә төзелгән программа 6 өлештән
(аңлатма язуы, эшчәнлекне оештыру, психологик-педагогик эшчәнлекнең эчтәлеге, төзәтү эшенең эчтәлеге, программаны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр, диагностик методика) тора иде.
Дүртенчедән, программада текст һәм кыскача презентация белән  балаларның әти-әниләренә юнәлдерелгән һәм танышу өчен аңлаешлы булган тагын бер өстәмә бүлек булырга тиеш. Федераль дәүләт таләпләрендә мондый бүлек юк иде.
Бишенчедән, башка гомуми белем бирү стандартларыннан аермалы буларак, мәктәпкәчә белем бирү стандартында балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан аттестация үткәрү каралмаган. Белем нәтиҗәләренә таләпләр исә максат кую юнәлешендә үк күрсәтелә:
–       баланың мөстәкыйльлеге һәм инициативасы;
–       үз көченә ышанганлыгы;
–       үзенә һәм башкаларга уңай мөнәсәбәте;
–       яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән актив бәйләнештә булуы;
–       баланың иҗат итүгә, уйлап табуга, хыяллана белүгә сәләте;
–       кызыксынучанлыгы, рухи ныклыкка һәм мөстәкыйль фикер йөртә белүгә сәләте.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары алдында торган төп максат исә – балаларны мәктәпкә әзерләү, һәр баланың үз юнәлешендә үсү мөмкинлекләре һәм киләчәктә белем алуга омтылыш булдыру өчен шартлар тудыру.
Әңгәмәдәш – Кадрия Фәйзрахманова 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ