Логотип Магариф уку
Цитата:

Минтимер Шәймиевнең китаплары укучы өчен ачык булачак

Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсеннән Милли китапханәгә тапшырылган китаплар укучылар өчен ачык булачак. Китапларның тулы исемлеге дә мәгълүмат кырында урын алачак, дип ышандыра китапханә җитәкчел...

Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсеннән Милли китапханәгә тапшырылган китаплар укучылар өчен ачык булачак. Китапларның тулы исемлеге дә мәгълүмат кырында урын алачак, дип ышандыра китапханә җитәкчелеге. 

«Минтимер Шәймиевның шәхси китапханәсеннән 4 меңгә якын китапны кабул итеп алдык. Әлеге фонд өйрәнелә генә башлады. Кабул ителгән китаплар арасында татар әдәбияты да, фотоальбомнар да, сәясәт эшлеклеләре тарафыннан бүләк ителгәннәре дә бар», – дип әлеге фонд белән таныштырды Милли китапханәнең директор урынбасары Тәбрис Яруллин.
Уку залының түрендә күргәзмә өчен урын билгеләнгән. Оештыручылар күргәзмә өчен фондны чагылдыра торган, аның төрлелеген күрсәткән китаплар сайлануын әйтә.
«Китаплар арасында Минтимер Шәриповичның үзенә кызык булганнарын күрәбез. Китапның укылганлыгы күренә. Укылган китаплар аша шәхесне ачып булуын беләбез, димәк, әлеге китаплар аша беренче Президентыбыз турында да ачышлар ясарга мөмкин. Кешенең Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевны укуы, минемчә, яхшы күренеш», диде ул.
Тәбрис Яруллин «сәяси яктан бик кызыклы булган туксанынчы елларга караган китапларга» игътибарны юнәлтте. Әлеге култамгалы китаплар аша беренче Президентның кемнәр белән күрешүен дә күреп булуын искәртте. Аның хоббие булган атлар, шахматлар темасына китапларны күрсәтте.
«Әлбәттә, Минтимер Шәймиевнең шәхси китапханәсендә булган китапларның күпчелеге китапханәдә бардыр да, ләкин алар култамгалы булулары һәм авторның беренче Президентка бүләк булуы белән кадерле һәм уникаль», –  диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ