Логотип Магариф уку
Цитата:

«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында Казан укучылары җиңгән

Казаннан 13 укучы 9–11 нче сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призёр булды. Ярышларның финалы 23–28 нче октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә узды, анда бөтен илдә...


Казаннан 13 укучы 9–11 нче сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призёр булды. Ярышларның финалы 23–28 нче октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә узды, анда бөтен илдән 1500 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.






Финалда укучылар,  8–12 кешелек командаларга тупланып, кейслар чиште. Быелгы йомгаклау сынавының темасы «Яшүсмер, педагог, мохит» булды. 
Финал нәтиҗәләре буенча конкурста Совет районының 121 нче лицее укучысы Камилла Якупова, Киров районының 182 нче  лицее һәм 4 нче гимназиясе укучылары Ева Горшунова һәм Диана Шувалова, Мәскәү районының 122 нче  гимназиясе укучысы Аделина Һадиева, Идел буе районының халыкара мәктәбе укучысы Варвара Бутенко җиңү яулады. 
Призлы урыннарга Идел Буе районының 83 нче  лицее укучысы Эвелина Хәйруллина, Совет районының 121 нче  лицее укучысы Калатерина Калмыкова, Вахитов районының 131 нче  лицее укучысы Венера Белялова, Киров районының 4 нче  гимназия-интернаты һәм 32 нче  мәктәбе укучылары Азалия Ибраһимова һәм Руслан Малинин, шулай ук Яңа Савин районының 177 нче  лицее, 89 нчы  мәктәбе һәм «Адымнар» полилингваль комплексы укучылары Карина Исмәгыйлова, Данил Дюрягин һәм Ләйсән Гатауллина ия булды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ