Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог фикере: бөтен бәла – тәрбия системасы булмауда

Заманында сәяси дошманны  каты эзәрлекләү, үтерү һәм юк итүне террор дип атаганнар. Ә бүген исә безнең җәмгыятьтә ул, сәясәттән тыш,  гадәти күренешкә әверелә бара. Совет чорында без ул сүзн...

Заманында сәяси дошманны  каты эзәрлекләү, үтерү һәм юк итүне террор дип атаганнар. Ә бүген исә безнең җәмгыятьтә ул, сәясәттән тыш,  гадәти күренешкә әверелә бара. Совет чорында без ул сүзне ишеткәнебез дә юк иде. Халык хәзер «террор» сүзен ишетүгә куркып кала. Мин үзем – ярты гасырдан артык мәктәп системасы белән бәйле педагог. Мәктәп ул һәрвакыт тынычлык учагы булды, шатлык авазлары белән гөр килеп яшәде. Ә бүген исә ата-аналар өчен кайгы-хәсрәт, балалар өчен үлем учагына әверелә бара. Бу нилектән шулай соң?
Казандагы 175 нче гимназиядә бүген булган коточкыч фаҗигане Татарстан Республикасы трагедиясе дип санарга кирәкми. Ул Россия күләмендәге иҗтимагый тормышның һәм укыту-тәрбия системасының дөрес булмавыннан, дөрес куелмавыннан килә дип саныйм.
Бүген халык байлык артыннан куа. Аңа байлык җитми, ә тәрбия дигән сүз, аның җәмгыятьтәге, мәктәптәге  роле бөтенләй юкка чыкты. Тәрбия ул – җәмгыятьнең нигез ташы. Шуны аңлау бик кирәк, үткән тарих исбатлаганча, бик күп империяләр, дәүләтләр үзләренең тәрбияви-рухи нигезләре җимерелүдән һәлак булган. Алар иктисадый нигездә җимерелмәгәннәр. Алар җәмгыять күләмендә нәкъ менә тәрбияви-рухи тормышның юкка чыгуы аркасында җимерелгәннәр.
Совет мәктәбе чорына күз салыйк. Ул вакытта мәктәптә тулы бер тәрбия системасы бар иде. Балалар тәрбияви балалар бакчасыннан мәктәпкә килде. Алар, башлангыч сыйныфта күкрәкләренә кызыл йолдызчыклар тагып, октябрятлар булдылар. Бу – тәрбия системасының беренчел буыны булды, беренчел тәрбия иде. Октябрятларның үз кануннары, үз тормышлары иде. Тырышып укырга, тәртипле булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга. Тәртипле булса, тырышып укысаң, иптәшләреңә ярдәм кулы сузсаң, син киләчәктә пионер булачаксын. 
Алар акрынлап, үсә барып, пионер оешмасына керде. Тантаналы вәгъдә, пионер быргысы, барабаны аларны муеннарына кызыл галстук тактырды. Пионер булгач, тагын да тырышып уку, олыларны хөрмәт итү, кечеләргә ярдәм итү, туган якны, туган илеңне ярату, бар кешегә, җан ияләренә, табигатькә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу изге бучлардан саналды. Бу – тәрбиянең икенчел  буыны иде.
Үсә барган саен акыл керә, тәрбия ныгый бара. Пионер акрынлап үзләреннән олы булган комсомоллардан үрнәк ала. Ул да алар шикелле булырга тырыша. Комсомол исә – яшьләрнең зур  тәрбиячесе. Алар гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы геройларына тиңләшергә  тырышты. Бу – мәктәп тәрбиясенең өченчел буыны булды.
Комсомол да үз яшендә кала алмый. Яшьләр дә олыгая бара. Ул инде партия әгъзаларына борылып карый. Аларның эшләрен, тормышларын  хуплый, үзе дә киләчәктә партия әгъзасы булу турында хыяллана. Мәктәпнең партия әгъзасы инде ул– иң олы тәрбияче, соңгы дүртенчел буын. Шулай итеп, мәктәптә тулы бер тәрбияви система бар иде. Ә бүген ул юк. Ул җимерелде, ә аның урынына яңа укыту-тәрбия системасы барлыкка килмәде.
Бүгенге трагедиянең башы  шушында. Тәрбия ул – искиткеч матур чәчәк. Ул чәчәкнең таҗ яфраклары исә – укыту-белем бирү дигән сүз. Бүген мәктәпләрдә укыту, белем бирү бар, әмма тәрбия юк! Шул нигездә терроризм баш калкыта, ил күләмендә трагедияләр формалаша.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре доктор

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ