Логотип Магариф уку
Цитата:

Приморьеда балаларның күпләп агулану очрагының сәбәпләрен ачыклыйлар

Приморье краенда "Юность"балалар сәламәтләндерү лагеренда 43 кеше агуланган. Аларның күбесе – балалар. Зыян күрүчеләрнең барысы да Владивосток һәм Артем хастаханәләрендә дәвалану уза.  Бу хакта «...

Приморье краенда "Юность"балалар сәламәтләндерү лагеренда 43 кеше агуланган. Аларның күбесе – балалар. Зыян күрүчеләрнең барысы да Владивосток һәм Артем хастаханәләрендә дәвалану уза.  Бу хакта «Росссийская газета» хәбәр итә.
Төгәл генә диагноз әлегә мәгълүм  түгел. Якынча мәгълүматларга караганда, сүз кискен гастроэнтерит турында бара. Приморье крае Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, балаларның сәламәтлеге торышы тотрыклы. Бу хәлне төбәк прокуратурасы тикшерә башлаган. Ведомство балаларның ялын оештырганда законнарның, шул исәптән санитар-эпидемиологик законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк.
Роспотребнадзор идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә,  җәйге лагерь эшчәнлеген вакытлыча туктатып торачак.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ