Логотип Магариф уку
Цитата:

Аддитив технологияләр яшен тизлегендә үсә

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Аддитив технологияләрне эшләү һәм тормышка ашыру практикалары” темасына фәнни-гамәли семинар узды. Семинар эшчәнлегендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән кунак-делегатлар чыгыш ясады

–    Тормышыбызда фәннең өлеше бик зур. Аддитив технологияләр юнәлешендә Татарстанга Россиянең башка өлкәләреннән белгечләрне җәлеп итәргә, фәнгә якынайтырга исәп тотабыз. Безгә бу өлкәдә берләшү кирәк, берләшкән очракта башкарган эшләребез дә нәтиҗәлерәк булачак, – диде ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов семинар ачылышында.
Шулай ук семинарда Татарстан Республикасы предприятиеләре, региональ һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, мәктәпләр, ЦМИТ, югары уку йортлары, Урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан вәкилләр дә катнашты. 

Заманча технологияләр тормышка зур тизлек белән керә башлады.Үсешне җәмгыятьнең  төрле тармакларында күрергә мөмкин. “Дөнья масштабында күз салсак, аддитив технологияләр дөньяда иң тиз промышленностьта үсә", – ди  ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов. – Безнең илдә соңгы ике елда аддитив технологияләр 220 процентка үсте. Шуңа күрә безнең Татарстан да моннан артта кала алмый. Республиканың Рәисе фәрманы белән әлеге юнәлештә без дә эшчәнлекне актив алып барабыз. Бүген бирегә төрле университетлардан,  сәнәгать оешмаларыннан вәкилләр килде. Россиядән дә партнерларыбыз белән очрашып, аңлашып республикада эшчәнлекне нәтиҗәле алып бару юнәлешләрен барлау мәсьәләләрен ачыкларга исәпләп торабыз”. 
Альберт Гыйльметдинов шулай ук Татарстанда бу өлкәдә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә тукталды. Ә эшне мәктәпләрдән башларга кирәклегенә дә басым ясады.  

Семинар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән, аддитив технологияләр җитештерүчеләр клубы белән берлектә оештырылды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка өлкәләреннән килгәннәр кызыклы докладлар белән чыгыш ясады. 

Семинар кысаларында икътисадның төрле тармаклары өчен аддитив технологияләр кулланып эшләнгән эшләнмәләр үрнәкләре күргәзмәсе дә эшләде.  Чарада катнашучылар икътисадның төрле тармаклары өчен аддитив технологияләр кулланып башкарылган эшләнмәләр үрнәкләре белән танышты.  Әлеге  күргәзмә Кызыклы фән һәм техника йорты (Казан шәһәре) һәм фәнни-техник семинарда катнашучылар тарафыннан әзерләнгән. 

 “Промкомплект” компаниясенең техник директоры Айбулат Хәйруллин күргәзмәдә 3D – принтерда бастырылган, сканлаштырылган продукцияләрне тәкъдим итәргә килгән. Биредә сәнәгатьтә киң кулланыла торган төрле детальләр белән бергә Кол Шәриф мәчете макетын тәкъдим итте. Һәм татарның милли ризыгы өчпочмакны заманча ысул белән “пешерү” турында  бәян итте. 

Семинарны үткәрү кирәклеге дәүләтнең аерым төбәкләренең һәм, гомумән, Россиянең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итүче заманча фәнни технологияләрне оператив кертүгә бәйле. Өстәмә технологияләр – икътисадның барлык тармакларында тиз кертелә торган технологияләр. Чыгышларда бүгенге көндә өстәмә технологияләр тиз үсүе, сәнәгать, фән һәм көндәлек тормыш өчен яңа мөмкинлекләр ачканлыгы турында фикер алыштылар.

Фәнни-практик семинарга җәмгысы  300 дән артык кеше катнашты. Алар арасында икътисадның төрле өлкәләрендәге предприятие һәм оешма вәкилләре (сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фән, медицина һәм транспорт), шул исәптән 65 компания (предприятие, кече һәм урта бизнес субъектлары), 14 мәгариф оешмасы, 14 министрлык, ассоциация һәм үсеш институты, 17 фәнни институт һәм инжиниринг компаниясе, Татарстан Республикасының 31 муниципаль районы вәкилләре бар иде. 

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ