Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Галинең беренче китап-фотоальбомы тәкъдим ителде

Бүген "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгында фотограф Рамил Галинең «Казань из кофра» китап-фотоальбомы тәкъдим ителде.Фотоальбом хәзерге Казан, аның яшәеше һәм бу матур шәһәрдә кемнәр гомер итүе турында т...

Бүген "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгында фотограф Рамил Галинең «Казань из кофра» китап-фотоальбомы тәкъдим ителде.

Фотоальбом хәзерге Казан, аның яшәеше һәм бу матур шәһәрдә кемнәр гомер итүе турында танылган фотограф Рамил Гали күзлегеннән үзенчәлекле бер хроника булып тора. «Казань из кофра» китабы Татарстан башкаласын аның бөтен барлыгында күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Һәр фотосурәт шәһәрдәге бәйрәм мизгелләреннән алып көндәлек тормышка кадәр чагылдыра. Басмага 150 дән артык фотосурәт кергән.


 
"Рамил Гали –  тиктормас кеше, гел яңалыкка омтыла, нидер уйлап чыгара. Аңа карап хәтта үземә дә фото җене кагылды. Ул килгәч, бездә фото юнәлеше яңарыш кичерде, фотографлар мәктәбе үсеш алды. Фотография ул – журналистиканың нигезе. Әле бу башы гына. Шулай дәвам итик, иң яхшы проектлар алда әле," – дип сөйләде әлеге күргәзмә ачылышында "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков.
 
Рамил Гали әйтүенчә, китап чыгару идеясе Мәскәүдә туган. "Башкалада фотографлар өчен үткәрелгән чарада миннән ничә китабыгыз бар дип сорадылар. Минем өчен бу көтелмәгән сорау булды, дәшми калдым. Бу вакыттан инде 30 еллап вакыт үтте һәм, ниһаять, беренче китабым дөнья күрде. Китапны чыгаруда ярдәм иткән "Татмедиа" җитәкчелегенә, Татарстан китап нәшриятына һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсенә рәхмәтләремне җиткерәм", – дип сөйләде ул.

Презентация кысаларында «Казань из кофра» басмасына кергән фотолардан күргәзмә дә ачылды. Аның белән "Татмедиа" бинасының беренче катында танышырга мөмкин.
   

Фәния Лотфуллина


                    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ