Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган
Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның сайтына сылтама ясап. Фото...
Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның сайтына сылтама ясап.
Бүләкләү тантанасы кичә Уфада узган. Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылында туган. Кечкенәдән җыр белән кызыксынган Ришат баян, гитара, фортепианода уйный белә. Октябрьский музыкаль училищесын, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. «Гәлсәр сандугач» телевизион җыр конкурсында - «Өмет» номинациясендә лауреат, «Татар моңы» халыкара конкурсында лауреат, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.
Комментарийлар