Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә Мәктәп туклануы атналыгы узачак

«Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитетында финал турлары үткән көннәрдә Россия мәктәп туклану атнасы үткәрү инициативасын хупладылар. Димәк 21–25 ноябрь көннәрендә мә...

«Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитетында финал турлары үткән көннәрдә Россия мәктәп туклану атнасы үткәрү инициативасын хупладылар. Димәк 21–25 ноябрь көннәрендә мәктәпләрдә сәламәт һәм баланслы туклану турында дәресләр, лекцияләр һәм әңгәмәләр үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» Бөтенроссия конкурсы икенче тапкыр уза.  Аның максаты – мәктәп пешекчеләренең туклануын оештыруның иң уңышлы тәҗрибәләрен ачыклау һәм башкаларга да җиткерү. Быел конкурста катнашучыларны Башкортстан Республикасы кабул итәчәк. 
Биредә катнашучылар өчен «Кулинар батл» мәктәп пешекчеләренең  индивидуаль конкурсы, «Мәктәп туклануы 3.0» тематик өстәлләр күргәзмәсе, «Мәктәп туклануын оештыручыларга ата-аналардан өч сорау» блицтурниры, «Куркынычсыз азык-төлек» квест-практикумы узачак. Финал чаралары кысаларында алдынгы шеф-поварлардан мастер-класслар һәм «Укучыларның сәламәт туклануының экосистемасы буларак мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конкурсның федераль туры Мәскәүдә узачак суперфинал белән тәмамланачак.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://mo.mosreg.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ