Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә экология законнарын бозган өчен штраф күләмен биш тапкыр арттырырга ниятлиләр

Фото: «Татар-информ»Россиядә экология законнарын бозган өчен штраф күләмен биш мәртәбә арттырырга ниятлиләр. Алар турында мәгълүматны яшергән, белә торып бозып күрсәткән яки үз вакытында хәбәр итмәгән...

Россиядә экология законнарын бозган өчен штраф күләмен биш тапкыр арттырырга ниятлиләр




Фото: «Татар-информ»


Россиядә экология законнарын бозган өчен штраф күләмен биш мәртәбә арттырырга ниятлиләр. Алар турында мәгълүматны яшергән, белә торып бозып күрсәткән яки үз вакытында хәбәр итмәгән өчен җәза катгыйландырылачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Дәүләт Думасының экология комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов басмага белдергәнчә, чара Чиләбе өлкәсендәге экологик вазгыять аркасында кертелә, анда «кара һава» режимы берничә атна дәвам итәргә мөмкин. «Вазгыять начарая гына бара һәм төбәк үпкә авырулары саны буенча инде беренче бишлектә», – дип искәртте депутат.
Шул ук вакытта кайбер башка төбәкләрдә дә экологик вазгыятьнең начараюы күзәтелә.
Төзәтмәләр нигезендә, вазифаи затлар өчен штраф күләме 6 меңнән 30 меңгә, компанияләр өчен 80 меңнән 200 мең сумга кадәр артачак. Хөкүмәт закон проектын хуплаган инде, ул Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралыр дип көтелә.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ