Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт-Мирас» аланында «Аулак өй – көрәш»

Кичә Кама Тамагы районында урнашкан «Сәләт-Мирас» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланында башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби көрәш булып узды.  «Бәйге Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына ба...



Кичә Кама Тамагы районында урнашкан «Сәләт-Мирас» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланында башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби көрәш булып узды.

 

«Бәйге Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган иде. Нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» биремнәре дә, яшь категориясен истә тотып, үзенчәлекле форматта төзелде. Әйтик, бәйгенең беренче раундында балалар сүзләрдән шигырь «язмый», ә пазллардан әдипнең әкиятләрен төзеп, эчтәлеген сөйләп бирергә тиеш. Габдулла Тукай иҗатын белүне бәяләү дә «балл»лар белән түгел, һәр команда кәрзиненә тәм-том белән исәпләнде», – ди «Аулак өй – көрәш»проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.

 

Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан җәйге ялларда белем бирү һәм ял лагерьларында зона ярышлары уздырыла.

 

Татар әдәбияты классикасын бергәләп уку, яшь буынга гореф-гадәт, милли йолаларны өйрәтү максаты белән оештырылган  “Аулак өй – көрәш” Төбәкара проекты ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, ТРның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән гамәлгә куела.

 

Фәния Лотфуллина 



 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ