Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахматчылар данын 2 нче мәктәп тота

Питрәчнең 2 нче урта мәктәбе район шахматчыларын кабул итте.

Кунакларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде. Алты мәктәп һәм тугыз мәктәпкәчә учреждение катнашында узган  шахмат турниры спортның бу төре буенча да районда традицияләрнең дәвам итүен күрсәтте. Бәйге 1–4, 5–8, 9–11 нче сыйныфлар арасында  барды. Турнирда әтиләр Советы да бик теләп катнашты. Бу юлы “Үз өеңдә диварлар да ярдәм итә” дигән гыйбарә үзенең хаклыгын чын-чынлап раслады. Бөтен төркемнәрдә дә Питрәчнең 2 нче мәктәп укучылары Cәлим Айдарханов, Искәндәр Миндубаев, Фазил Галимбеков җиңүчеләр булып танылды. Әтиләр дә сынатмады –  Юрий Ярославцев беренчелекне яулап, шулай ук 2 нче мәктәпкә уңыш китерде. Билгеле мондый уңыш тик торганда гына килми. Мәктәптә эшләп килүче шахмат түгәрәгенең казанышы дип тә бәяләргә кирәк әлеге җиңүләрне.  

 

Материал, фото: Расиха ФАИЗОВА

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ