Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә - «Зоопарк-әлифба»

13  декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле тәкъдим ителә.Шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә...

13  декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле тәкъдим ителә.
Шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча куелган «Зоопарк-әлифба» спектакле Хәбир Ибраһимовның инсценировкасында квест форматында узачак. Анда «Сәйдәш» үзәге базасында эшләүче «Апуш» студиясендә тәрбияләнүче 30 бала катнашачак. 
«Зоопарк-әлифба» – җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара торган шигъри формадагы тамаша. Кайбер укучылар, спектакльдә 38 хайванны күрсәтергә кирәк булганга, берничә роль уйнаячак», – дип сөйли студия җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча укытучы Алия Фәйзрахманова. 
Спектакльнең төп персонажлары – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ апалары белән бергә, «Зоопарк-әлифба» серле квестында катнашалар. Алар сынаулар аша узачак һәм юлларында төрле хайваннар очратачак. 
Укучыларны премьерага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова. 
Спектакль  сәг. кичке 6.00 дә башлана. Теркәлү буенча керү бушлай. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ