Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь һәм рәссамның бәхетле дуэты

«Тормыш шатлыктан гына тормый, шулай да кәефсезлекне якты моңсулыкка алыштырып яшәү рәхәтрәк. Күңел төшенкелеге  иман зәгыйфьлегеннән килә. Картиналарымны иҗат иткәндә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы&nbs...

«Тормыш шатлыктан гына тормый, шулай да кәефсезлекне якты моңсулыкка алыштырып яшәү рәхәтрәк. Күңел төшенкелеге  иман зәгыйфьлегеннән килә. Картиналарымны иҗат иткәндә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы  өчен булсын, халык кабул итәрме,  дип  башлыйм , – ди рәссам-иллюстратор Фәридә Харрасова. Фәридә ханым белән танышуым аның кылкаләменнән төшкән нәфис һәм шаян бизәлештәге сөйли торган китаплар – «Сипкелле кояш», «Ханнар заманында»   белән кызыксынудан башланды. Табибә булырга теләсә дә, ни өчен ул рәссам һөнәрен сайлаган? Күңелдә менә шундыйрак сорау да туды.
– Картиналарыгыздан, иллюстрацияләрегездән нечкә күңелле хатын-кыз кулын тоемлау  кыен түгел. Рәссам буласыгызны кайчан аңладыгыз?
– Күңелем белән, чыннан да, бик нечкә, йомшак шул мин. Әнием –табигате белән көчле кеше, мине ялгызы тәрбияләп аякка бастырды. Балачакта Бөгелмә районының Димескәй авылына каникулга әби-бабай янына кайтып, җиләк җыюлар, авыл табигате, тауларның, Дим елгасының матурлыгыннан алган тәэсирләр минем рәссам булып китүемдә дә  зур роль уйнагандыр. Бәләкәй чакта елга буйларыннан өйгә кайтып кермәгән вакытларны, печән өсләрен, китапларга иллюстрация ясаганда, һәрвакыт исемә төшерәм. Балачактан җыйган хис-кичерешләр бик нык булыша. Күптән түгел Шәүкәт Галиевнең балалар өчен шигырьләр китабын бизәдем. Балалар бакчасында ук рәсем ясарга һәвәслегем бар иде. Берәр баланың туган көне булса, бүләккә рәсем ясарга куша иде тәрбияче. Әкиятләр укырга, аларның рәсемнәрен карарга яраттым. Мәктәптән кайтканда, юл өстендә китап кибетеннән бер китап алмасам тынычланмый торган идем. Физика-математика юнәлешендәге мәктәп белән беррәттән, сәнгать мәктәбендә дә укыдым. Ул мәктәптә укуым мине йөгерек фикер йөртергә өйрәтте, яхшы укуыма үземнең   таләпчәнлегем булышкандыр. Шул вакыттан  рәссам булачагымны аңладым. Әнием табибә булгач, минем медицина буенча китәргә дә теләгем бар иде. Катлаулы 90 нчы елларда рәссам һөнәрен сайлап ялгышмадыммы дигән икеләнү дә булды  күңелдә. Әмма әни: «Рәссам җанлы, нечкә күңелле кеше табибә була аламыни?» –  дип, дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итте.
 Аннан Казан сәнгать училищесын тәмамладым. Театраль факультетта белем алуым сурәтле фикерләүгә өйрәтте. Театр, костюмнар тарихы, спектакльләр бизәү, образлар тудыру миңа кызык иде, әмма театрда хезмәт куярга туры килмәде. Икенче курста укыган вакытта ук,  «Ялкын», «Идел» журналларында иллюстратор буларак эшләдем. Дүртенче курста инде мине «Идел» журналына баш рәссам итеп чакырдылар. Журналда эшләгән чорда тәҗрибә тупладым. Соңрак «Татарстан» журналында да рәссам вазифасын башкардым.
–Иҗади кризис кичергәнегез бармы?
– Минем өчен төп илһам чыганагы ул – табигать. Иң матур табигать ул – авыл, кеше аягы басмаган җирләр. Минем ирем шагыйрь Ләис Зөлкарнәй Башкортстан ягыннан. Аларның авылы Урал тавы  итәгендә урнашкан, әби-бабам авылыннан да ерак түгел. Шунда кайткалап йөрибез.Тау башында басып торганнан соң, урманнарда яфраклар шаулавын тыңлаганнан соң, шәһәр ыгы-зыгысы көлке булып тоела. Көч, егәр аласың анда. Гаиләм, балаларым да миңа илһам бирә. Күңелне һәрвакыт ярату хисе, тынычлык белән тулыландырырга кирәк. Шул вакытта гына синең иҗат җимешләрең башкаларга да җылылык өләшәчәк. Илһам  китү дигән әйбер кичергәнем юк. Утырып рәсем ясар өчен, миңа бары тынычлык, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып торырга гына кирәк. Өзлексез иҗат итсәң, илһам даими халәткә әйләнә.
– Рәсемнәр кәефле чакта күбрәк ясаламы, әллә күңел төшкән вакытларыгыздамы?
– Борчулы чагымда рәсем ясарга алынмыйм. Ирем хастаханәгә эләккән чорда ашыгыч заказым бар иде. Нинди халәттә булсам да, ышанып тапшырылган эшне төгәлләргә кирәк бит. Заказны эшләргә тотынгач, башка кеше кебек ясавымны аңладым, һәм бу эшне кичектерер-
гә туры килде. Күңел тынычлыгын   сакларга кирәк. Ә ул бары үкенерлек гамәлләр кылып яшәмәсәң генә була ала.
Бүлмәдә эленеп торган картинага гел күз төшә һәм аның ничек тәэсир итүенә рәссам җаваплы. Безнең тормышта күңелсез күренешләр болай да җитәрлек. Нигә соң әле рәссам аны тагы да куертырга тиеш?  Без, рәссамнар, кешеләргә дөньяның матурлыгын, яктылыгын исләренә төшереп торырга бурычлы. Гел шатлык кына булып тормый тормышта. Минем өчен кәефсезлекне якты моңсулыкка алмаштырып яшәү рәхәтрәк. Күңел төшенкелеге  иман зәгыйфьлегеннән килә бит. Картина ясаганда да, тормышта да Аллаһы Тәгалә бу эшемне, гамәлемне ничек кабул итәр  икән, нәтиҗәсе булырмы дип башлыйм.
– Рәсемнәрегездә күбрәк зәңгәр, шәмәхә төсләргә игътибар бирәсез кебек?
– Мин салкын төсләрне ныграк үз итәм шул.
– Фәридә ханым, Сез бит әле дүрт бала анасы да. Ничек барысына җитешәсез?
– Олы улым Сөләйманга 28 яшь. Гаилә корды, оныгыбыз үсеп килә. Улымны бик хөрмәт итәм, фикерләренә колак салам. Икенче балам Мәрьям – минем иң якын  дустым, тормышка җитди карашлы бала. Йомшак күңелле  Йосыфыбыз унынчы сыйныфка бара. Иң кечесе Давыт 5 нче сыйныфны тәмамлады. Тере, шаян бала. Алар– минем иң якын сердәшләрем, фикердәшләрем. Без кичләрен төрле темаларга –  яшәү мәгънәсе, иман хакында, туган җир турында сөйләшеп утырырга яратабыз. Ирем Ләис Зөлкарнәй белән бер дулкында яшәү рәхәт: фикерләребез уртак, эчке дөньябыз охшаш. Ул  – тыйнак, ихлас, табигать җанлы кеше. Ул күп еллар «Ялкын», «Идел» журналларында  бүлек мөхәррире булып эшләде. Ләиснең  «Балачак күге», «Кар өстендә алмалар», «Узганны кабатлау», «Мәңгелектән исә җил...»  кебек китаплары дөнья күрде. Быел 60 яшьлек юбилее уңаеннан Кәрим Тинчурин театрында зурлап аның иҗат кичәсен үткәрдек. Без аның белән «Ялкын» журналында таныштык. Ул миннән ун яшькә олы, аңа Ләис абый дип эндәшә идем. Минем өчен ул беренче чиратта абруйлы, талантлы мөхәррир булды. Менә 30 ел инде күзгә-күз карашып, тату гаилә, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Аның шигырьләрен укыганда, минем күз алдыма әзер картина килеп баса. Иремнең китап-
ларын да бизәдем. 2014 елда Ләиснең шигырьләре буенча әзерләнгән «Мәңгелектән исә җил» дип аталган   күргәзмәм  үтте. Егерме дүрт сәгать вакыт җитми миңа, йокламаган чаклар да күп була. Иҗат итеп таң атканын сизми дә каласың, мәктәпкә балаларны уятыр чак җиткән була. Гаилә иҗат кешесен артка таба тарта, чөнки ул үзенә күп игътибар сорый дигән фикер белән һич тә килешмим. Гаиләм, киресенчә, иҗатка рухландыра, илһамландыра.
–  Картиналарымны халык  кабул итәрме, дигән борчулар буламы?
– Казанда ике шәхси күргәзмәм узды. Универсиада вакытында заманча батикта татар орнаменты темасына «Көмеш болын» дип аталган күргәзмәм ачылды. Анда мин ефәктә ясалган эшләремне тәкъдим иттем. Күргәзмәне бик күп кеше кызыксынып карады. «Ничә еллар күңелебезгә туры килгән картиналар эзләдек, без аны сезнең күргәзмәдә таптык» дигән җылы шалтыратулар кабул иттем. Икенче күргәзмәмә, әйткәнемчә, иремнең шигырьләре сәбәп булды.
Балачакта бер күргәзмәдә ефәктә ясалган картиналар күреп шаккаткан идем. Шунда үземнең дә  бу алымда  иҗат итү хыялы барлыкка килде. 2006 елларда сатуда чын ефәк,  аның өчен махсус буяулар пәйда булгач, мин бу техникада берничә картина иҗат иттем. Шуннан бирле  ул минем иҗатымда төп юнәлешкә әйләнде. Башта картиналар ясадым, яулык-шәлләргә бизәкләр салдым, аннан соң зур тукымаларда эшләргә керештем. Кием-салым өчен ефәктән эксклюзив автор тукымасын ясау   тәҗрибә һәм кыюлык сорый. Ефәк – кәгазь түгел, көтеп тормый, аны җәһәтрәк ясарга кирәк. Бик четерекле эш, аны, кәгазьдәге кебек, төзәтү мөмкинлеге дә юк. Бу юнәлештә   үземне рәссам-импровизатор дип әйтер идем. Картинаны башлаганда, минем төгәл эскиз булмый, кул үзеннән-үзе, интуитив рәвештә ясый. Күргәзмәләрдә кабул ителерме, дөрес юлдан бараммы-юкмы дигән борчылу юк, чөнки һәр иҗат җимешем чиста уй, ихласлылык белән башкарыла.
– Картиналар кеше язмышына йогынты ясый дип ишеткәнем бар. Сезнең иҗат юлыгызда мондый очраклар булдымы?
 – Дөрестән дә, мондый гаҗәп хәлләргә мин дә юлык-тым. Картинаңны сатып алганнан соң, хуҗаларның тормышлары кинәт уңай якка үзгәргән мисаллар аз түгел. Бер таныш ханым ире белән бер кыз үстерүләре һәм ул үзенең икенче бала алып кайту теләге барлыгын сөйләде. Күпме генә хыялланса да, иренең икенче балага ризалашмавына күңеле төшә иде. Фатирларына ремонт ясагач, ирен картина алырга үгетли бу ханым. Ире моны юкка акча сарыф итү дип санаса да  ризалаша. Иң кызыгы  соңыннан: мондый матурлыкка акча да жәл түгел, ди. Берникадәр вакыт узгач, бу ханым миңа: «Фәридә, без ирем белән икенче бала алып кайтырга дигән фикергә килдек, бәби көтәм», –  дигән хәбәр җибәрде.
– Китап бизәүне әле дә дәвам итәсезме?
– Соңгы елларда  күбрәк рәссам-иллюстратор буларак эшлим. Китапның язмышы беренче тәэсирдән гыйбарәт, диләр. Бүген сатып алучыга ярарга тырышып, кычкырып торган  рәсемнәргә игътибар артты. Чуар  сурәтләр белән түгел, мөлаем, йомшак рәсемнәр белән тартырга кирәк укучыларның игътибарын.  Психологлар белән   килешәм: рәсемнәр бала психикасына зур йогынты ясый. Бервакыт рәсем сәнгатендә куркыныч персонажлар ясау агымы барлыкка килде, бер күзле курчаклар, аңлашылмый торган сурәтләр урын алды күп китапларда. Күбәләк  күбәләк булып, кеше кеше булып калсын иде. Бүгенге көндә Татар-
стан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итәм.  Яхшы коллектив, дөрес, күңелле кешеләр җыелган җирдә бер фикердә булып  эшлибез.
– Сезнең бит әле   үз студиягез дә бар, рәсем ясарга өйрәнергә теләүчеләр   күпме?
– Дөрес, атнасына өч тапкыр студиядә дәресләр үткәрәм. Рәсем ясарга өйрәнергә егерме яшьтән алып алтмыш яшькә кадәрге төрле һөнәр ияләре   килә. Студиямә  алар дөнья мәшәкатьләреннән арынырга, күңел бушлыгын тутырырга дип кыюсыз гына килеп керәләр. Аннан әкренләп  ачыла башлыйлар. Бөтенләй тәҗрибәсе булмаган кешеләр профессиональ дәрәҗәдә портретлар, натюрмортлар ясарга өйрәнгәннән соң, алар өчен тормыш яңа төсләр белән уйный башлый. Шунысы сөендерә: укучыларым тормышка башка күзлектән, яңача карый башлый, фикерләүләре үзгәрә.    
Таңсылу Габидуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ