Логотип Магариф уку
Цитата:

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Казан Кремлендә зур концерт бирәчәк

12 июнь, Россия көнендә, 12.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре зур бәйрәм концерты тәкъдим итә. Чара Казан Крем...

12 июнь, Россия көнендә, 12.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре зур бәйрәм концерты тәкъдим итә. Чара Казан Кремлендә узачак. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында уза.
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 400-гә якын яшь артист чыгыш ясаячак, алар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтергә әзерләнә. Биредә фестивальнең барлык номинацияләре - конферанс, вокал, хореография юнәлешләрендә җиңүчеләр катнаша. Исегезгә төшерәбез, быел гына да жюри 10 меңнән артык номер карады, аларда бөтен республикадан 64 мең бала үзләренең иҗади казанышларын күрсәтте.
- Безнең өчен бу гаять зур, көтеп алынган вакыйга, - ди фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. – Бөтен Татарстаннан килгән балалар өчен борынгы Кремль мәйданында чыгыш ясау, кабат иҗади аралашу атмосферасына чуму өчен уникаль мөмкинлек, алар бу мизгелне ел буе көтә. Безнең фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә концерт инде күркәм традициягә әверелде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көне бәйрәменә туры килгән репертуарны сайлыйбыз. Балалар өчен бу шатлык та, зур җаваплылык та. Кремльдә үз талантыңны күрсәтү дә – зур дәрәҗә. Ә тамашачылар өчен исә бу 3 сәгать дәвамында республиканың иң яхшы коллективлары белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Барысы да «УНИКС» «Пирамида» залына – фестивальнең гала-концертларына эләгә алмый бит. Чара «Йолдызлык» гимны, «Кояш дискотекасы» җыры белән тәмамланачак.
Бу көнне сәхнәгә Чаллыдан «Татарстан» бию ансамбле чыгачак: алар узган ел фестивальдә Гран-прига ия булды. Шулай ук Зәйдән «Мирас» вокаль ансамбле, Балык Бистәсеннән «Кама йолдызчыклары» үрнәк балалар хореография коллективы, Яшел Үзәннән «Аншлаг» вокаль квартеты да тамашачыларны сөендерәчәк. Болар 12 июньдә сәгать 12-дә Казан Кремлендә узачак зур бәйрәм программасы исемлегенең берничә номеры гына.
Концертка керү ирекле.
Программа «Күпмилләтле Татарстанның милли проекты» лозунгы астында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: https://mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ