Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш каһарманнары хөрмәтенә агачлар утырталар

Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе булып узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Акциянең төп өлеше Казанда Нокса урманы территориясендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Рәисе администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы. 

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе инде бишенче ел рәттән үткәрелә, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бүген акциядә 30 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Тулаем Татарстан Республикасы буенча 405 мәйданчык оештырылган».

«Мин бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Хәлиулла Хәбибулла улы Кузюров хөрмәтенә агач утырттым, – дип өстәде министр.  – Ул 1941 елда фронтка мобилизацияләнә, 235 нче укчы дивизиясенең 732 нче укчы полкы сержанты була. Минем бабам озак еллар хәбәрсез югалган дип саналды. Соңрак, архивларны күтәреп, 1943 елның июлендә Орел өлкәсенең Вяжи-Заверх авылында һәлак булганын, кардәшләр каберлегендә күмелгәнлеге хакында белдек».
Нокса урманы территориясендә барлыгы 300 данә нарат үсентесе утыртылды. Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Бөреле терлекчелек хуҗалыгы поселогы, Биектау районының Семиозерка авылы, Лаеш районының Тарлаш авылы һәм  Матюшино авыл җирлеге янында узды.

Гомумән, Татарстан Республикасы буенча бүген фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 1,5 млн үсенте утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында башка көннәрдә дә узачак. Акциянең урыны һәм вакыты турында тулырак мәгълүматны акция сайтында белергә мөмкин: https://садпамяти2024.рф.

Фото: Эльмира Гайнетдинова

 

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ